Ярмәкәй башлыгы Дифгать Хантимеров, үзе турында бер видеога үч итеп, районында интернетны чикләү эшенә керешкән.
Сезнең игътибарга "Русия төбәкләрендә татарлар саны" дигән җәдвәл тәкъдим итәбез. Анда 1989 һәм 2002 еллардагы җанисәп нәтиҗәләре китерелә.
Диалектика фәнендә форма һәм эчтәлек дигән төшенчәләр бар – исем һәм җисем – алар берсеннән-берсе аерым яши алмый.
Русия премьеры Владимир Путинның Русиядә җитештерелгән өр-яңа Лада Калина машинасында Хабаровскидан алып Читага кадәр ике мең чакрым җилдертеп кайтуы күп сораулар тудырды.
Американ президенты Барак Обама Гыйракта хәрби гамәлләрнең тәмамлануын игълан итте.
Кушма Штатларда чыга торган “Newsweek” журналы “дөньяның иң яхшы илләре” исемлеген бәян итте. Беренче өч урында Финляндия, Швейцария, Швеция. Соңгы өч урында – Камерун, Нигерия, Буркина Фасо. Русия – 51нче урында.
Википедия дип аталган интернетта урнашкан ирекле энциклопедиядә узган төндә җиде меңенче мәкалә дөнья күрде. Шушы күрсәткеч белән татар телле Википедия Русиядәге телләр арасында хәзер дүртенче урында.
Пакстанда көчле су ташулар нәтиҗәсендә корбаннар саны 1400дән артты. Илендәге табигый казага карамастан, президент Зәрдари Европа сәфәрен дәвам итә.
28 июнь көнне Казакъстан башкаласы Астанада яңа университет ачылды. Президент Нурсолтан Назарбаев исемен йөртәчәк бу уку йорты чит илләрнең танылган университетлары ярдәме белән оештырла һәм Евразиянең иң дәрәҗәле уку йорты булыр дип көтелә.
Американ президенты Барак Обама һәм Русия президенты Дмитрий Медведев атнакич Вашинготнда очрашып, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп-кабызуда” уңышлары белән уртаклашты. Шушы арта барган дуслыгын алар бер ашханәгә кереп, чизбургер һәм кыздырылган бәрәңге белән “билгеләде”.
Йөзләрчә кешенең гомерен өзгән милләтара чуалышлардан соң 27 июнь якшәмбе көнне Кыргызстанда референдум уза. Илнең яңа җитәкчеләре аңа зур өметләр баглый. Белгечләр исә вакытлы хөкүмәтнең көннәре санаулы, дип саный.
Русия президенты Дмитрий Медведев АКШ сәфәрен Калифорния штатыннан башлады. Калифорния губернаторы Арнольд Шварценеггер белән очрашканнан соң ул шушы штатта урнашкан Силикон үзәнлегенә барып, андагы алдынгы технология ширкәтләре белән танышты. Русия үзендә дә Силикон үзәнлеге шикелле технология паркы булдырырга тели.
Кыргызстанның көньягында булган соңгы вакыйгалар игътибарны янә Фирганә үзәнлегенә юнәлтте. Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле бу төбәк элекке совет киңлегендә иң тынгысыз урыннарның берсе булып кала. Моның сәбәбе нәрсәдә?
Кыргызстанның көньягындагы милләтара чуалышлардан күрше Үзбәкстанга качып киткән үзбәк качаклары өчен чит илләрдән һуманитар ярдәм килә башлады. Берничә көн дәвам иткән чуалышлар нәтиҗәсендә 190лап кеше һәлак булды, дистәләрчә меңе торган җирен ташлап китте.
АКШ президенты Барак Обама Мексика култыгында нефть таралуын Америка тарихында тирә-юнь мохитка иң зур зыян китергән каза дип атады һәм Британиянең BP ширкәтеннән килгән зыянны каплатырга тырышачагын әйтте. Шушы каза уңаеннан ул нефтькә бәйлелекне киметергә, альтернатив энергия чыганаклары эзләргә чакырды.
БМОның югары рәсмие Кыргызстанга һуманитар ярдәм китерү өчен коридор ачарга чакырды. Линн Паско халыкара җәмәгатьчелекне качакларга ярдәм итәргә өндәде. Кыргызстанның көньягында биш көн барган милләтара чуалышлар вакытында кимендә 170 кеше һәлак булган, дистәләрчә мең үзбәк торган җирен ташлап киткән.
Бер ел элек бу көннәрдә Иранда урам җыеннары шаулый иде. 12 июнь президент сайлауда Мәхмүт Әхмәдинеҗад җиңде дип игълан ителгәннән соң, меңләрчә кеше урамга протест белдерергә чыкты. Халыкны тиз арада туплау өчен интернеттагы Facebook, Твиттер кебек социаль челтәрләр кулланылды, дип хәбәр ителде. Мәгълүмат чаралары моңа хәтта “Твиттер инкыйлабы” дигән исем бирде. Чынбарлыкта ничек булган соң?
Кыргызстанның көньягында милләтара чуалышлар дәвам итә. Кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы бәрелешләр нәтиҗәсендә корбаннар саны йөздән арткан, меңнән артык кеше яраланган. Дистәләрчә мең үзбәк торган җирен ташлап, илдән кача.
12 июньгә каршы төндә Мәскәүдә 82 яшендә танылган дирижер Фуат Мансуров вафат булды. Русия, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты Фуат әфәнде Мансуров озак еллар буена Зур театрның дирижеры, Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры булып эшләде.
Пәнҗешәмбе Ташкентта Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты ачылды. Көн тәртибендә мөһим мәсьәләләр күп, ләкин төп игътибар Русия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлгән. Соңгы вакытта аларның көндәшлеге көчәя бара.
дәвам