Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Татарстанда җитәкчелек алышынды. Яңа президент эшчәнлеген нәрсәдән башларга тиеш?


Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазыйфасына керешү тантанасы үтте. Казан халкы яңа президент эшчәнлеген нәрсәдән башларга тиеш дип уйлый соң?

- Рөстәм Миңнеханов Татарстанда премьер-министр булып эшләсә дә, президент булу аның өчен яңа вазыйфа. Ул теләгенә ирешә торган сәясәтче. Татар мәсьәләсен дә бик яхшы аңлый. Мәскәүнең карашын да белә. Әмма яхшы сәясәтче буларак үзенең бөтен уйларын тулысынча беркайчан да белдереп бетерми дип уйлыйм.

- Халыкның сәламәтлеге яхшырсын өчен, шәһәребезнең экологиясен чистартудан башлар дип уйлыйм.

- Торак-коммуналь һәм социаль мәсьәләләр өстендә эшләсен иде. Чөнки бу бик күп өлкән яшьтәге кешеләрнең зары. Бәяләрне арттыргач, пенсия акчалары бик аз кала. Аларның гомерләре күп калмаган. Ә ни өчен алар начар яшәргә тиеш?

- Үзләренең “биеклеге”ндә булганны тәртипкә салырга тиеш дип уйлыйм. Безнең балалар хәзер Бердәм Дәүләт имтиханына әзерләнә. Бөтен җирдә бу имтихан рус телендә. Балалар бу имтиханны ничек бирерләр дип без кайгырабыз.

- Татар мәктәбен тәмамлаган укучыларга югары уку йортларына керү бик авыр. Шуның өчен мин укучыларның бер татар теле белән генә чикләнүләрен хупламыйм. Алар үз телләрен дә яхшы белсен, рус телен дә, чит телне дә белсеннәр.

- Шунысы күңелне бик кырып тора, безнең шәһәребез тышкы яктан бик матур, әмма шәһәр үзәгендә берничә урамны төзекләндерергә кирәк.

- Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеген сайлауны дөрес юлга салудан башларга тиеш.

- Шәймиевнең алып барган юлын дәвам итүдән башларга тиеш. Җиргә күбрәк игътибар юнәлтер дип уйлыйм.

- Авыл кешесенең бөтенләй эшләр урыны калмады. Питрәчтә терлек калмагач, фермаларны ябып бетерделәр. Инвесторлар колхозларны талап киттеләр. Авылда яшьләр күп. Балаларны тәрбияләргә, үстерергә кирәк. Халыкка эш кирәк. Шуның өчен иң беренче мәсьәләне авылдан башларга кирәк.
XS
SM
MD
LG