- Тренерлар өлкән яшьтә булу сәбәпле, хәзерге заман таләпләренә белемнәре җитенкерәп бетмәде. Спортчыларның да җиңәргә омтылышлары булмау сәбәпле дип уйлыйм.
- Башка илләрдә чаңгы ярышларында безнең спортчылар башкаларны узсалар да, быел кышкы Олимпия уеннарында үзләрен күрсәтә алмады. Бу спортчыларга күнегүләр җитмәвен, спорт җиһазларының начар булуын күрсәтте.
- Хоккейда тренер ялгышлыгы белән һәм тиз йөгерә торган хоккейчыларны алмау сәбәпле җиңелделәр.
- Спортка акчаны тиешлечә бүлмәгәннәр.
- Менә шушындый мизгелдә, бөтен нәрсәгә дә акча белән генә ирешеп булмаганы, ә акыл, көч һәм йөрәк белән ирешергә кирәк икәне күренде дә инде.
- Безнекеләр, әйтерсең алар гына иң көчле такым дип уйладылар. Быел Олимпия уеннарында яшьләр күп иде. Безнең күпчелек спортчыларның яше 30 тирәсе, шуңа җиңелделәр.
- “Ак барс” такымын җибәргән булсалар, менә алар җиңәрләр иде ичмасам.
- Безнең дәүләт үзе дә бит алдынгылар рәтендә түгел. Шулай булгач, спортта да соңгы рәтләрдә. “Балык башыннан чери” дигән мәкальне безнең ил турында әйтергә була.
- Олимпия уеннары кайсы илдә баруына карап, шул ил спортчылары күбрәк җиңә. Быел безнекеләр алтыннарны аз алды. Әзерлек җитәрлек булмагандыр. Бәлки, һава торышы да тәэсир иткәндер.
Фәүзия Бәйрәмова, язучы:
- Русиянең бу җиңелүен мин 1904-05 еллардагы япон сугышында җиңелүгә тиңлим. Бу - империянең җимерелә башлавына көчле алхәбәр. Империя төрмәсендәге гладиаторлардан артыгын көтәргә кирәкми иде. Бары тик ирекле кеше генә ирекле, зур җиңүләргә ирешә ала. Яшәү дәрәҗәсе 150нче урыннарда булган Русия ни өчен әле яшәү дәрәҗәсе буенча беренче урыннарда торган Америка, Канада, Германияне җиңәргә тиеш иде? Кешенең кадере булмаган коллар илендә гладиаторларның вакытлы җиңүе генә булырга мөмкин. СССР чорында башка милләтләр хисабына алар бераз күренә алды, хәзер ул көн бетте. Бу - Русиянең системалы кризисы, спортны гына түгел, бөтен өлкә-тармакларны шушы җимерелү көтә.