Урыс правослау динен еш кына Русиядә төп, асыл дин дип таныталар. Моны чиркәү үзе алга сөрергә бик ярата.
Президент сайлавы алдыннан да бу мәсәлә кабат-кабат күтәрелеп торды. Хәтта "үстерелде дә". Екатеринбур һәм Югары Тура архиепискобы, урыс чиркәвенең Уралдагы түрәсе Викентий атакай үз динен инде “дәүләт коручы” дип атады. Бу фикер мөселман руханиларында һәм татарстан җәмәгатьчелегендә нинди хис тудырды соң?
Татарстанда да урыс правослау диненең Русия тарихында мөһим вазыйфа башкаруын таныйлар. Тик ислам дине тарафдарлары Русия президенты яки дәүләте ислам диненә дә “тиешле хөрмәт” күрсәтергә тиеш, ди. Моңардан тыш, Русиядә православие булган кебек, Татарстанда да төп дин - ислам дине, диүчеләр дә бар.
Татарстан мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб һәр илнең “үз төп дине” бар, ди. “Британиядә ул англикан дине. Испаниядә католиклык. Төркиядә яки Мисырда ислам дине. Ә Русиядә бу правослау дине”, дип уйлый Вәлиулла хәзрәт.
Бу тарихтан шулай килә, әмма “символик бер мәгънәгә генә ия, чөнки хокукый яктан без дөньяви илдә яшибез”, дип өсти ул.
Ислам дине турында язучы, “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Рәшит Минһаҗ дә моны таный.
“Элек-электән урысны дине туплап торды. Аларга дәүләт тә корып бирде”, ди ул. “Тик бүген инде Русиядә мөселманнар да егерме миллион чамасы. Ул икенче төп дин була ала.”
Рәшит Минһаҗ уйлавынча, әгәр дә Русиядә правослау диненә генә өстенлек бирелә икән, “Татарстанда ислам динен төп, дәүләтне коручы дин дип атарга кирәк”.
“Чөнки Татарстан автоном республикасы корылганда, аны бу җирләрдә нәк менә мөселманнар торуын истә тотып кордылар”, ди “Ватаным Татарстан”нан Рәшит Минһаҗ.