Татарстан мөфтияте бинасында сишәмбе көнне “Русия исламын экспортлау” исемле түгәрәк өстәл узды. Тик сүз урыска түгел, ә татарга хас булган ислам дине турында барды. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, Ярослау шәһәреннән Казанга күченеп килгән Рөстәм хәзрәт Батырны аеруча үз итте.
Ярослау шәһәре Үзәк мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Татарстан Голәмәләр шурасының фәнни сәркатибе. Ул элек дини белем импорт – читтән килә иде, хәзер исә без үз белемебезне дә читкә чыгарырга телибез, ди.
“Элек безгә ислам дине читтән килә иде. "Импорт" була инде. Аннан китаплар, укытучылар килде. Аларны тәҗемә итә идек. Хәзер исә киресенчә ясарга кирәк. Бездә бар нәрсәне дә аңлаткан китаплар, аворлар бар. Аларны без кабаттан дөньяга чыгарырга тиеш.”
Рөстәм хәзрәт Батыр Казанда мөселман уку әдәбиятын бастыру, һәм шулай ук борынгы дини китапларны тәрҗемә итү өстендә эшли. Ул үзе дә билгеле автор. Дүрт китабы чыккан.
Түгәрәк өстәлдә дә аның инглизчә чыккан китабы тирәсендә сүз алып бардылар. Рөстәм Батыр татарга хас булган дини мәзһәбкә нигез салган Әбү Хәнифә хәзрәтләре турында урысча китап язгына булган. Тик шуның инглизчә тәрҗемәсе белән генә Русия үзендә булган Ислам динен читкә чыгара аламы? Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, юк дип җавап бирде. Татарга билгеле булган дини белемне Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Муса Биги кебек авторларның инглизчә тәрҗемәләре белән дөньяга танылырга кирәк, ди алар. Аларга алмаш бармы соң?
“Биги кебекләрне узып китү бик авыр. Шулай да без андый остазларыбыз кебек белемле булырга тырышырга тиеш”, - ди Рөстәм Батров.
Рөстәм хәзрәтне элек Батыр дип түгел, ә Батров дип белә иделәр. Аның әтисе Сергач ягындагы Кызыл Яр авылыннан, әнисе Чувашиядәге Урмайдан. Ул үзе Түбән Новгородта туып үскән.
“Бабай Батыр атлы булган. Әтинең абыйсы Батыров. Минем әтине язганнар авылдан киткәндә Батров дип. Миңа ошый Батыр дигән фамилия. Шуңа күрә алай әйтәм”, - ди Рөстәм хәзрәт.
Татарга хас ислам бик сабыр диләр. Ул даимән көчләүләргә, кыерсытуларга очрап торган. Рөстәм хәзрәт, Владимир, Вологда кебек якларда мөселманнар исламофобия, татарофобия белән бүген дә очраша. Мәчетләренә еш ут төртәләр. Ә Ярослауда ничек иде?
“Ярослау күршеләре Вологдада, Владимирда бар. Бездә алай түгел иде. Губернатор мөселманнарны бик ярата анда. Бер вакытны ураза башланганда мәчеткә скинхедлар утлы шешә ыргытты. Губернатор үзе килеп әйтте: тотам һәм җәза бирәм дип. Шулай эшләде дә”, - ди Рөстәм Батыр.