“Татар зыялыларында дингә кырын карау бар. Аеруча намаз уку, ураза тотуны кирәксез әйбер итеп карыйлар. Шул ук вакытта дини даирәдә “милләт кирәкми”, без татар түгел, без мөселман гына дип санаучылар да бар. Алар арасында каршылык бар. Ә без милли һәм дини карашта торучы татар кешеләрен берләшергә чакырабыз. Уртак проблемалар байтак бит. Җәмгыяткә рухи афәтләр яный. Алар үз чиратында кешеләрне сырхау итә ”, - ди Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе рәисе Камил Зарипов.
Инде хәбәр ителгәнчә, Казанда мөселман яшьләре спартакиадасы башланды. Тик катнашучылар арасында урыс телендә сөйләшүчеләрнең шактый булуы күзгә чалынды. Гомумән, Русиядәге башка шәһәрләрдәге кебек үк, Казанда да татар яшьләре еш кына урысча сөйләшә һәм мөселманнар да искәрмә түгел. Дини кешеләр арасында "милләттән курку" бар дип татар газеталары даими язып тора. Шул ук вакытта милләтчеләр арасында да исламнан курку бар. Кайберләре исламнан бизеп, аны “семит” дине дип игълан итеп, мәҗүсилеккә дә күчә. Шактые диннән еракта торуны кулай күрә.
Мәчетләрдә, татар телле шагыйрь яки язучылар мәчеткә йөрми дип зарланышалар. Ә мәчеткә йөрүче яшьләр арасында исә шул шигырьләр язылган телне белмәүчеләр бар. Дини яки милли хислеләр арасында фикер каршылыгы сизелә. Бу каршылык мөселман табибларында борчылу тудыра. Татарстан мөселман табиблары берләшмәсе рәисе Камил Зарипов милли һәм дини зыялыларга уртак тел табарга чакырып мөрәҗәгать итә.
Камил Зарипов, милли һәм дини хисләрнең уртак “дошманнары” бар дип исәпли. “Безгә бит берләшеп, шуларга каршы көрәшергә кирәк”, - ди ул.
Мөселман табиблары берләшмәсе рәисен “ачуын чыгарып торучы” тагын бер нәрсә бар. Матбугатта татар халкын мыскыл итүче мәкаләләр чыга, ди Камил Зарипов. “Звезда Поволжья” газетасын Зарипов “демократик”, “татарны яклаучы басма” дип саный. Тик анда да мөселман табиблары җитәкчесен борчыган бер мәкалә чыккан. “Тугызынчы санда Абдрахим Муслимкин дигән автор “Третья столица” исемле мәкалә чыгарды. Ул татар телен мәсхәрәли. Телгә, милләткә дошманлык аша язган. Автор татар телен мәгънәсез, кирәксез, яраксыз телгә тиңли”, - ди Камил Зарипов.
Зарипов туган телнең фәнни тел булуын раслап, мөселман табиблары активистлары чыгарган татарча табиблек китаплары турында да сөйли. Камил Зарипов, дини һәм милли йолаларның татар халкы сәламәтлеге сагында торуын да искәртә. "Гигиена, профилактика өлкәсендә татарлар башкалардан бер башка югары булган. Динебез дә, телебез дә халкыбыз рухын, тәнен саклаган", - ди ул. Татарстанның атказанган табибы Камил Зарипов үзе дә "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан" газеталарында, татарча журналларда электән үк хирургия, терапия, гигиена, диетология кебек темалар буенча мәкаләләр язып торган.
Татар халкы, аның рухияте һәм бәдәни саулыгы, киләчәге турында алтынчы апрель көнне Казанда медицина хезмәткәрләре йортында да сөйләшәчәкләр. Биредә ул көнне Татарстан мөселман табиблары берләшмәсенең чираттагы корылтае узачак.