Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Мәүлетенә башкорт кобаерлары килә


Бәйрәмнәрне аеруча балалар яратып көтеп ала.
Бәйрәмнәрне аеруча балалар яратып көтеп ала.

Бүген кич белән Татарстанда Мәүлет, пәйгамбәрнең “туган көне” каршылана. Муллалар да, җырчылар да бу бәйрәмне халыкка кайтарырга тели.

Чәршәмбе көнне кич белән Татарстанда зур дини бәйрәмнәренең берсе - Мәүлет каршылана. Аны "Мәүлиден-нәби" яки “Мәүлид” дип тә атыйлар. "Мәүлиден-нәби" "пәйгамбәрнең тууы" дип тәрҗемә ителә. Тик Мөхәммәд Пәйгамбәрнең “туган көне” дип аның вафат булган көнен билгеләп үтәләр.

Бер ай дәвам ителә

Татарстанда узучы Мәүлет чаралары исә бер көн белән генә тәмамланмаячак. Ул ай буе, унике көн элек башланган “Рәбыйгел-әвәл” ае буе дәвам ителә. Мөселманнар бу айны да Мәүлет ае дип атый. Шул ай кысаларында Казанга хәтта Уфадан да кунаклар килер дип көтелә. Татарстанда бик сирәк ишетелүче кобаерларны да башкарачаклар.

Камил хәзрәт Бикчәнтәев.

Казандагы тарихи иске татар бистәсе янында, ягъни колхоз базары янында "Солтан" мәчете урнашкан. Анда Буа районы Чәчкаб авылында туып үскән Камил хәзрәт Бикчәнтәев имам-хатыйб булып эшли. Ул Мәүлет бәйрәмен мөселманнар өчен Мөхәммәт пәйгамбәрне искә алу чарасы дип саный. "Совет вакытында да авылда ясый иделәр. Мәүлет ашлары балалар өчен шатлык була иде", - дип искә ала ул. "Солтан" мөчетендә дә чәршәмбе көнне кич белән махсус салаватлар, ягъни догалар, риваятьләр укырга телиләр. "Җомга көнне дә дога кылырбыз әле", - ди Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт Бикчәнтәев шулай ук: “Пәйгамбәр үлгәннән соң да яши”, - ди. Мөселманнарда шулай ук үлүне “чын-чынлап туу”, “асыл” һәм мәңгелек дөньяда туу дип санау да бар.

Муллалар да, җырчылар да бәйрәмне кайтарырга тели

Мәүлет бәйрәме, аеруча аның салаватлары, мөнәҗәтләре данлыклы булган. Бу турыда бүген Америкада яшәүче композитор Мәсхүдә Шәмсетдинова хәтта махсус рәвештә фәнни диссертация* дә язган иде.

Тик шулай да Татарстан башкаласында Мәүлет бәйрәме бик киң бәйрәм ителми әле. Әйтик шәһәрнең иң актив мәхәлләсенең берсе булган "Мәдинә"дә дә ясалмый.

Шулай да Татарстан диния нәзарәтендәге рәсми динчеләр бу борынгы бәйрәмгә игътибар юнәлтү максатыннан массалы берничә чара ясарга булган. 28 март көнне, филармониялар залында Мәүлеткә багышлап кичә ясала. Бу турыда нәзарәтнең аппарат җитәкчесе, Ислам динен кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин әйтә. «Мәүлет бәйрәме уңаеннан кичәдә билгеле имамнар да, җырчылар да катнашчак», - ди ул.

Һәркайда үзләренчә уздыралар

Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууына багышланган Мәүлет бәйрәме дөньяның мөселманнар яшәгән төрле җирләрендә төрлечә бәйрәм ителә. Һәр халык үзенчә матурлап, олылап, кадерләп уздыра”, - дип яза Әнвәр Хәйри. Әйтик Төркиядә Мәүлет “кәндил”ләре ясала. Татарлар да читтә түгел. Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында ул совет чорында да даими уза торган булган. Быел исә 20 март көнне бу авылда бәйрәм уңаеннан балалар өчен фестиваль ясала.

Соңгы пәйгамбәрне яратып

Балык бистәсе районында туып үскән Госман Гомәр дә бу бәйрәмне балалыктан хәтерли. Быелгы бәйрәм исә аңа аеруча кадерле. Пәйгамбәр туган көнен ул Мөхәммәд яшәгән җирләрне искә төшереп каршылый. Госман Гомәр быел Хаҗга барып кайткан.

“Хаҗда булдым. Пәйгамбәр булган җирләрне күрдем. Шунда ук Госман һәм Гомәр каберләре дә бар иде. Бу минем исемемнең дә динебез тарихына бәйле булуын раслый. Мин, бер татар баласы, Хаҗда үземне зур ислами галәмнең кыйпылчыгы итеп хис иттем”,- дип сөйли. Госман Гомәр: “Мөхәммәт сәллаллаһу галәйһиссәләм безнең өчен бик кадерле һәм ул соңгы пәйгамбәребез. Аның искә алып без күңелебезне чистартабыз”, - ди.

Ике атна узганнан соң уфалылар килә

Ә уфалы татарлар һәм башкортлар исә бу бәйрәмне Казанга килеп тә оештырып күрсәтергә ният иткән. Уфадагы билгеле “Ихлас” мәхәлләсе Казандагы “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә тагын ике атна узганнан соң Мәүлет бәйрәмен ясый. Анда билгеле башкаручы Афәрин Акчурин да чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук Татарстан халкы бик аз белгән әйбер: башкорт кобаерларын да тыңларга мөмкин булачак. Бу турыда да мөфтияттән Ильяс хәзрәт Җиһаншин сөйләде.

* “Prophet’s birthday”. Abstract of the dissertation. Kazan, State University Publishing House. 2001.

XS
SM
MD
LG