Бу чарада оркестр башка әсәрләр белән беррәттән Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан Сөембикәнең туйда биюе өлешен дә башкарды. “Монда Кырым татарлары, Европа, Латин Америкасы көйләре һәм татар классикасын да уйнадык”,- ди скрипкачы, консерватория доценты Ленар Айкаев. Әңгәмәгә Казан дәүләт консерваториясе сүзчесе Вахит Шәрипов та килеп кушылды.
Вахит Шәрипов әйтүенчә, танылган дирижер Фоат Мансуров бу фестивальдә Казан студентлары чыгышыннан соң: “Сез студентлар гына булсагыз да, югары һөнәри дәрәҗә күрсәттегез”,- дип мактаган. Казакъстандагы профессионал оркестрлар дирижерларына таба борылып исә: “Студентларның әлеге чыгышын карагач, кызармадыгызмы?”- дип сораган.
Бу икенче фестивальдә Казакъстан ягыннан 4 профессионал оркестр һәм читтән Казан белән Новосибирски төркеме катнашса, беренче фестивальгә Астана бөтен Урта Азия: Кыргызстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Казакъстан оркестрларын үзенә җыйган булган.
Бу юлы “Татарика” професионаллар арасында бердән-бер студентлар төркеме булуына карамастан, фестивальнең иң югары бәясен алган. “Карарга килгән татарлар да бик күп иде. Алар татар көйләрен ишетеп куанды”,- ди Ленар Айкаев. Рәшит Ваһапов исемендәге соңгы халыкара бәйгедә юң югары бәя алган Казан консерваториясе студенты Филүс Каһиров һәм узган ел Италиядә аккордиончылар бәйгесендә Гран-при яулап дөньяның иң яхшы аккордиончысы булып танылган Алмаз Әхмәтҗанов чыгышын да тамашачы Татарстанның үзенчәлекле бер бизәге буларак кабул иткән.
Бизәк дигәннән…“Казакъ көе бик үзенчәлекле. Европа һәм татар көйләреннән аермалы буларак казакъ әһәңнәре транс көйләргә якынрак һәм бик тирәндә шаман моңнары ята. Шуңа күрә тыңлаучыны бертөрлелек дулкынына этәрә”,- ди Ленар Айкаев. Татар көйләрендә бизәкләр бик күп булса да, бу бизәкләрне “Татарика” да җиренә җиткереп нәкышлый белүче студентларның ел саен биштән бере укуларын бетереп китеп тора. Алар урнына яңалары килә. “Бу төркемгә кушылуга ук яхшы итеп уйнап җибәрүләренең сере аңлатып булмаслык бер әйбер”,- ди Вахит Шәрипов. Ә оркестрның җитәкчесе, консерватория профессоры Ринат Халитовның җавабы бер: “Безнең студентлар бик талантлы, уен коралларында шәп уйныйлар һәм тырышлар”.
Сернең тагын бер ягы бар ахыры. Оркестр әледән-әле төрле фестиваль, бәйгеләрдә катнашыр өчен юлга чыга һәм гастроль сәфәрләренең күп булуы да яңа килгән студентларга куелган биеклекләрне тиз генә яуларга этәрә, мөгаен. Алар Италия, Финляндия, Һолландия дә булган; бөтен Себерне, Идел буен ураган; Калмыкстан, Мәскәү, Петербурга да барган. Бу юлы исә, Астанада фестивальдә катнашкач, Карагандага да җиткәннәр.
Кесәң такыр булса юл йөреп тә, оркестр кадәр оркестрны күрше авылга да алып барып булмый. Бу фестивальгә килүне Казакъстанның мәдәният депортаменты үз өстенә алса, Карагандага Татарстанның андагы вәкиллеге чакырган. Моңа кадәр булган сәфәрләргә килгәндә исә, Татарстан хөкүмәте дә ярдәменнән ташламаган, үз вакытында “Русия мәдәнияте” федераль программасы булу да булышкан.
Оркестрда беренчедән бишенчегә кадәр бары тик студентлар гына уйный. Ринат Халитов әйтүенчә, бүгенге көндә яхшы музыкантлар дефицит. Бетергәннәр кайда да үз урынын таба. “Казан нуры”ансамблендә, Җыр-бию ансамбленең оркестрында уйнаучыларның күпчелеге Казан дәүләт консерваториясендә укып татар музыкасы оркестрында чыныкканнар.