Җиңүчеләрнең исемлеге Г.Камал исемендәге академия театрында Халыкара театр көненә багышланган кичәдә игълан ителде. Тантанада Татарстан премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, АКШның Мериленд университеты профессоры Роальд Сәгъдиев та катнашты.
Менә инде бишенче ел рәттән драматургия өлкәсендә “Яңа татар пьесасы” премиясенә бәйге уздырылып килә. Әлеге бәйге бүгенге көн татар драматургиясен популярлаштыру һәм аңа яңа авторлар җәлеп итү, шулай ук яңа драматургия әсәрләре эзләү һәм татар театрлары өчен пьесалар җыелмасын тулыландыру максатыннан оештырыла. Бәйгенең жюри рәисе академик Миркасыйм Госманов сүзләренә караганда, елдан-ел күбрәк сыйфатлы пьесалар килә, әмма бәйге кагыйдәләрен бозучылар да очрый икән.
“Конкурска барлыгы 39 эш кабул ителде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгегә сыйфатлы пьесалар саны күбрәк булды, шулай ук аларның тематикасы төрле булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Шул ук вакытта узган елгы бәйгегә узган елларда тәкъдим ителгән эшләр дә җибәрелгән иде. Без, жюри әгъзалары, андыйларны бертавыштан бәйгедән чыгардык. Ләкин бер авторның пьесасын тулыландырганлыгын, аның сыйфатын яхшыртканлыгын истә тотып, әлеге сәхнә әсәрен “Казан утлары” журналында бастырырга дигән тәкъдим ясалды. Шунысын да билгеләп үтә бер раслады”, диде жюри рәисе Миркасыйм Госманов.
“Яңа татар пьесасы-2007” бәйгесенең беренче премиясе “Мылтык” дигән пьесасы өчен драматург Зөлфәт Хәкимгә тапшырылды. Икенче дәрәҗә премиягә “Теләк” пьесасы өчен Равил Сабыр, ә өченче премиягә “Тимерчыбык маҗаралары” пьесасы өчен Йолдыз Миңнуллина белән Сөмбел Гаффарова лаек булды. Мәдәният министрлыгы премиясен бу бәйгедә “Люстра” дигән әсәре өчен яшь драматург Илгиз Зәйниев алды.
«Яңа татар песасы» бәйгесенең быелгысында яшь авторлар игътибарын җәлеп итү максатында яңа наминация дә булдырылган иде. Ул 35 яшькә кадәрге яшь драматургалар өчен күренекле драматург Туфан Миңнуллин премиясе. Бу бүләккә дә“Бәби” пьесасы өчен Илгиз Зәйниев лаек булды.
Ә менә драматурглар Рәдиф Сәгъди белән Хәбир Ибраһим — “Кияү абый”, Нурания Җамали белән Халисә Ширмән — “Мәхәббәтнең соңгы көне” һәм Башкортстаннан Эльмира Ибраһимова — “Адашкан язмышлар” пьесалары өчен, бәйгенең кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.
Әйтергә кирәк, быелгы бәйгегә балалар өчен язылган әсәрләр дә тәкъдим ителгән. “Сәхнә теленең матурлыгы” дигән номинациядә нәкъ менә балалар өчен язылган “Тәхет” дигән әкият-пьеса җиңү яулады. Аның авторы — драматург Эсфир Яһүдин. Шулай ук әлеге автор кечкенә балалар өчен язылган “Былтыр кыз” дигән әсәре өчен “Җыен” фонды призына да лаек булды. Бүләкләүләр тәмамланганнан соң, тамашачылар таралмады, алар хозурына Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган “ДиВаНа” спектакле тәкъдим ителде.
Тантана ахырында чираттагы “Яңа татар пьесасы” бәйгесе игълан ителде. Бәйге шартларында бернинди дә чикләүләр юк диярлек, бары тик пьесса татар телендә иҗат ителгән һәм бер тапкыр да сәхнәдә куелмаган булырга тиеш. Әйтергә кирәк, җиңүче авторларга акчалата премияләрнең дә күләме арткан. Иң яхшы дип табылган пьесса өчен 200 мең сум, икенче һәм өченче урыннарга 150 һәм 100 мең сум премия тапшырылачак.
Пьесалар конкурска 2008 елның 31 декаберенә кәдәр кабул ителә һәм бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре гәдәттәгечә халыкара театр көнендә 2009 елның 27 мартында игълан ителәчәк.