Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү кертелә


Архив фотосы
Архив фотосы

Бүгенгә республикада 125 мең этнең бары 14 меңе генә теркәлгән.

Татарстан Дәүләт шурасы республикада этләрне мәҗбүри төстә теркәүне күзаллаган канун өлгесен кабул итте. Депутатлар аны бертавыштан хуплады.

Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, моңа кадәр этләрне теркәү ихтыяри иде. Бу үз чиратында сукбай этләрнең артуына китергән.

Яңа канун өлгесе аңлатмасында язылганча, этләрне мәҗбүри теркәү "урам этләре санын сизелерлек киметүгә һәм югалган хайванның хуҗасын табарга ярдәм итәчәк".

2014 елда Татарстан депутатлары йорт хайваннарын тоту кануны кабул иткән иде. Ул эт һәм песи хуҗаларын аларны теркәүне, әгәр "куркыныч тудырырдай нәселдән икән" тотар өчен күршеләреннән язма рөхсәт алуны, урамга алып чыкканда тизәкләрен җыюны күзаллады.

2017 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда дәүләт ветеринария оешмаларында 14 мең эт ихтыяри төстә теркәлгән. Бу республикадагы этләрнең якынча 11%ын тәшкил итә. 2023 елда Татарстанда 125 мең эт бар дип исәпләнгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG