Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда терлекчелек комплексында янгын чыккан, алты эшче һәлак булган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Янгын эшчеләр вакытлыча яши торган бинада булган. Беренчел фаразларга күрә, фаҗига электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан. Миңнеханов агроферма эшчеләре яши торган барлык биналарны тикшерергә кушты.

24 декабрьгә каршы төндә Татарстанның Алабуга районы Малореченски бистәсендәге терлекчелек комплексының эшчеләрне вакытлыча урнаштыру өчен каралган йортта янгын чыккан. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

Бу вакытта өй эчендә 39 кеше булган. Шулар арасыннан 33 эшче бинадан үзе чыгып китә алган, бер кеше җәрәхәтләнгән. Янгын сүндерүчеләр алты ир-ат мәетен тапкан. Русиянең Тикшерү комитеты һәлак булган һәм яраланган ир-атлар — Үзбәкстан ватандашлары дип хәбәр итте.

Янгынның мәйданы 300 дүрткел метрны тәшкил иткән. Беренчел фаразларга күрә, фаҗига электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Бу хәлдән соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика агрофермаларының эшчеләрее вакытлыча яшәтү өчен кулланыла торган барлык биналарны тикшерергә кушты. Бу хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

  • Былтыр җәй Татарстанның Зәй районында нефть продуктлары резервуары шартлап ике кеше һәлак булган иде.
  • 2021 елда Сарман районы Зур Нөркәй авылында урнашкан "Татарстанның кече нефть ширкәтләре" оешмасының ачык мәйданчыгында сынау вакытында шартлау булган иде. Ике эшче табиблар килгәнче үк үлде. Бер эшче каты тән җәрәхәтләре алды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG