Американ президенты Киевта иң югары дәрәҗәдә кабул ителде. Моңа кадәр Бушның Украинада булганы юк иде. Украина президенты Виктор Ющенко белән очрашудан соң, Буш Украина һәм Грузиягә НАТОның Әгъзалык планын алуда ярдәм вәгъдә итте.
"Украина һәм Грузия бу планга алынсын өчен мин кулымнан килгәнен эшләргә җыенам. – диде Буш. – Минемчә, бу НАТО әгъзаларының да, Украина белән Грузиянең дә мәнфәгатендә".
Ләкин Украинаның альянска кушылу юлында берничә киртә бар. Җитәкчеләр НАТО ишеген какса да, халыкның күпчелеге анда керергә теләми. Киевта бу уңайдан каршылык чаралары үтте.
Тагын бер киртә – Русия. Рәсми Мәскәү элекке совет илләренең НАТОга керүенә кискен каршы.
Ниһаять, альянс агъзалары арасында фикер каршылыгы бар. Әйтик, Германия белән Франсия бу ике илгә Әгъзалык планын бирүгә каршы чыга.
Альянс үз карарларын бар әгъзаларның килешүе белән кабул итә. Шуңа күрә Украина белән Грузия бу юлы максатына ирешмәс сыман.
Ул арада, бу планга элегрәк ия булган Албания, Хорватия һәм Македония Бухарест саммитында инде тулы хокуклы әгъза булырга өметләнә. Беренче икесенең өметләре шактый зур булса, Македеониягә аның күршесе Греция аяк чала – бәхәсле исеме аркасында.
Җыенның көн тәртибендә тагын бер мөһим вә каршылыклы мәсьәлә – Әфганстан. Кушма Штатлар һәм Британия башка әзга-илләрне көньяктагы кайнар Һелманд, Кандагар вилаятләренә гаскәр җибәрергә өнди. Әлегә селкенүче юк.
Германия белән Италия, безгә төньякта да яхшы, ди. Канада, Һолланда, Романия кебек илләр, гомумән, булган гаскәрләрен дә чыгару турында уйлана.
Ниһаять, НАТО башын авырттырган тагын бер мәсьәлә – Русия.
"Президент Путин саммитка киләм диде. Әлбәттә, ул Косово, НАТОның киңәюе турында сүзен әйтми калмас, - диде НАТО башлыгы Яап де Һуп Схеффер Ләкин шушы каршылыклар аркасында НАТО белән Русиянең башка өлкәләрдә хезмәттәшлегенә зыян китерегә ярамый".
Бухарест самитыннан соң Буш Хорватия, аннары Сочига юл тотачак. Анда ул Путин белән очрашып, аны бәлки соңгы тапкыр, Американың Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә күндереп карарга тырышачак.
Бу ике җитәкченең заманында бергәләп балык тоткан чаклары бар иде. Диңгез һавасы бу юлы ярдәм итерме – әйтүе кыен. Ракета калканы, Косово, Украина, Грузия мәсьәләләрендә, Вашингтон белән Мәскәү карашлары бүген бер-берсеннән шактый ерак тора.