Русия президенты Владимир Путин АКШта яңа сайлап куелган президент Доналд Трамп белән Украинага каршы сугышны туктату шартлары турында фикер алышырга әзер, әмма җирләрне кире кайтару белән бәйле ниндидер җитди юл куюлар булмаячак. Бу хакта Русиянең биш элеккеге һәм биш хәзерге түрәсенә сылтама белән Reuters хәбәр итә, түрәләр Кремль карашларыннан хәбәрдар диелә.
Алар әйтүенчә, Мәскәү фронт сызыгы буйлап низагны туңдырып торуга һәм Харьков белән Николаев өлкәсендә тотып тора торган җирләрне азат итәргә әзер. Әмма Донецки, Луһански, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә килгәндә, Русия "аларны бүлү турындагы сөйләшүләргә ачык". Кырымның киләчәге турында исә сөйләшеп тә тормаячаклар, дип белдергән Reuters аралашкан түрәләрнең барысы да.
Атышны туктату ничек булырга мөмкин дигән сорауга җавап биреп, ике чыганак 2022 елда Стамбулда барган сөйләшүләрдә хуплана язган килешү өлгесен мисалга китергән, Путин бу документны килешүләр өчен нигез булырга мөмкин дип әйткән иде.
Документка ярашлы, Украинага БМО иминлек шурасының биш даими әгъзасы: Британия, Кытай, Франция, Русия һәм АКШ иминлек гарантияләре бирергә тиеш иде, ә моңа алмашка Украина нейтралитет сакларга ризалашырга тиеш булды.
Reuters белән сөйләшкән Русия түрәләре әйтүенчә, Кремль Киев өчен иминлек гарантияләре турында фикер алышырга әзер. Әмма шул ук вакытта Мәскәү Украинадан Кораллы көчләренең санын киметүне һәм урыс телен куллануны чикләмәүне дә таләп итәргә мөмкин.
Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Reuters язмасына фикер белдерде. Аның әйтүенчә, атышны туктату һәм Украина белән низагны туңдырып торуны күз уңында тоткан бу вариантлар Русия өчен кабул ителердәй түгел. "Президент чынлап та берничә тапкыр, дөресрәге даими рәвештә элемтәләргә һәм сөйләшүләргә әзер булуы турында әйтеп килә, бу беренчедән. Президент шулай ук бу низагны туңдырып тору белән бәйле ниндидер вариантның безгә туры килмәячәген, безнең өчен максатларыбызга ирешүнең мөһим булуын да әйткән иде, ул максатлар бөтен кешегә яхшы билгеле".
15 ноябрьдә Путин белән телефонннан сөйләшкәннән соң, Германи канцлеры Олаф Шольц Русия президентының сугышка карашлары үзгәрмәгән һәм бу начар хәбәр, дип белдергән иде. Германия хөкүмәт йортында җиткерүләренчә, сөйләшкән вакытта Шольц "Русиянең Украинага каршы агрессив сугышын хөкем иткән һәм президент Путинны гаскәрләрен чыгарырга чакырган", шулай ук "Украинаны күпме кирәк, шулкадәр хупларга карарлы булуын" белдергән.
Үз ччиратында Кремль Путин белән Шольц Украинадагы "вазгыять турында җентекле һәм ачык фикер алышты", дип язды. Русия президенты бу низаг "НАТОның күпъеллык агрессив сәясәтенең турыдан-туры нәтиҗәсе булды", дип әйткән һәм "Русия ягы беркайчан да баш тартмады һәм элеккечә сөйләшүләрне яңадан торгызырга ачык", дип белдергән.
Трамп исә Русиянең Украинага каршы сугышын бетерергә кирәк, дип әйтте, әмма нинди шартларда икәнен аңлатмады. Ул үзенең хакимиятенең бу мәсьәләдә эшләячәгенә ышандырды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум