Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия саклану министрлыгы Брянски өлкәсенә ATACMS ракетлары белән һөҗүм булуын раслады


Аңа кадәр "РБК-Украина" басмасы украин гаскәре беренче тапкыр Русия җирләренә Американың ATACMS ракетлары белән һөҗүм итте, дип җиткергән иде.

Русия саклану министрлыгы сишәмбе, 19 ноябрьгә каршы төндә Украина кораллы көчләрнең АКШта җитештерелгән алты ATACMS ракеты белән Брянски өлкәсенә һөҗүм ясавын хәбәр итте.

Русия министрлыгында биш ракет бәреп төшерелде, берсе эштән чыгарылды, дип ышандыралар. Бәреп төшерелгән ракет калдыклары хәрби объектның техник территориясенә төшкән, шул сәбәпле янгын чыккан, аны тиз арада сүндергәннәр. Корбаннар һәм җимереклекләр юк, дип белдерделәр саклану министрлыгында.

Аңа кадәр "РБК-Украина" басмасы украин гаскәре беренче тапкыр Русия җирләренә Американың ATACMS ракетлары белән һөҗүм итте, дип җиткерде. Басма Украинаның саклану көчләрендәге чыганагына сылтанды. Чыганак сүзләренчә, һөҗүм Брянски өлкәсенең Карачев шәһәре тирәсендәге хәрби объектка ясалган һәм нәтиҗә "уңышлы" булган.

Карачев — Брянскидан ерак түгел һәм Украина чигеннән якынча 130 километрда урнашкан.

Украина кораллы көчләре баш штабы мәгълүматынча, сишәмбегә каршы төндә Брянски өлкәсенең Карачев шәһәре янында корал белән тәэмин итүче 1046нчы үзәккә зыян килгән. Хәбәрдә Русия гаскәренең корал саклана торган келәтләренә зыян салу дәвам итәчәге әйтелә.

Шул ук вакытта 24 телеканал украин баш штабыннан ATACMS белән беренче тапкыр Русиягә һөҗүм итү турында фикер сорагач, оешмада мондый мәгълүмат бездә юк дигәннәр.

  • Көнбатышның күпчелек медиасы АКШ президенты Джо Байден Украинага Американың еракка очучы кораллары белән Русия җирләренә һөҗүм ясарга рөхсәт биргән, дип хәбәр иткән иде. Вашингтон бу хакта рәсми игълан итмәде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG