Газетаның “Илдә ниләр бар?” битендә басылган язмалар гадәттәгечә бу сандагы иң кайнар темаларны чагылдыра. Шулай ук бу биттә мөхәррир сүзе тамгасы белән бирелгән “1сыйныфка әти-әни “кесә” белән бара”дигән язма урын алган. “Соңгы елларда мәктәпләр үз дәрәҗәләрен күтәрү яки ата-аналардан матди ярдәм каерып алу ниятеннән беренче сыйныфка керүче балаларга имтиханнар, тестлар үткәрә иде. Бу исә федераль кануннар буенча тыелган гамәл. Бүгенге көндә Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә канунсыз акча җыюга каршы көрәш алып бара. Әмма ата-анадан акча җыю, әңгәмәләр оештыру дәвам итә. Сабыйлардан имтихан алу – ул баларларның белем дәрәҗәсен тикшерү түгел, ә бәлки ата-аналарның кесә мөмкинлекләрен ачыклау”, дип нәтиҗә ясый мәкалә авторы Илфат Файзрахманов.
“Безнең гәҗит” нең соңгы санында гадәттәгечә “Азатлык радиосы” дулкыннарында яңгыраган язмалар да басылган. Әйтергә кирәк, бу юлы аларның саны арткан. Ландыш Харрасованың “Күпләп бала тууга әзер түгел”, “Түшеңә тәре таксалар нишләрсең”, “Путин ришвәтчелекне җиңдеме?”, Амил Нурның “Мари корылтае өчен татар борчыла”, Наил Аланның “Акчам булмаганга “Буш боты”ашыйм” һәм башкалар урын алган.
Газетаның “Дөнья бу” битендә “Гагарин кая киткән?” дигән мәкалә басылган. Гагаринның үлеменә инде 40 ел үтсә дә, рәсми хөкүмәт комиссиясенең тикшерү нәтиҗәләрен әле дә игълан итмәвенә шакката автор. “Юрий Гагарин – сәяси машина корбанымы, әллә техник сәбәпләр аркасында һәлак булганмы? Бу сорауга әлегә җавап юк. УТИ МиГ-15 очкычы калдыкларын анализлау, очышларны оештыру һәм күзәтү нинди булган, очучыларның һавага күтәрелгәнче һәм очыш вакытындагы халәтләрен бәяләү, фаҗига терракт яки башка яман ниятләр белән махсус оештырылмаганмы – 1968 елның 28 мартында КПСС үзәк комитеты карары буенча төзелгән хөкүмәт комиссиясе әнә шундый сорауларга җавап табарга ниятләгән. Ләкин күпмедер вакыттан соң комиссия нәтиҗәләре яшерен сер артына бикләнә. Ә тиздән комиссия бөтенләй эшләүдән туктый. Гагаринның һәм Серегинның һәлак булуы турында бердәнбер рәсми документ-некролог бар. Анда “Күнегү очышын башкарган вакытында булган һәлакәт нәтиҗәсендә...” диелгән, ә менә очучыларның үлеменә китергән сәбәпләр турында ләм-мим”. Интернет чыганакларына таянып, Илфат Файзрахманов һәлакәт турындагы төрле фикерләрне, имеш-мимешләрне бергә туплап, төрле фаразлар ясый.
Шулай ук газетаның 9 апрель санында күп кенә халыкны борчыган проблемаларга, иҗтимагый-сәяси эчтәлекле мәкаләләргә, дин, сәламәтлек, гыйбрәт алырлык хәлләргә, укучы хатларына, файдалы киңәшләргә зур урын бирелгән.