Accessibility links

Калаларда башкорт рухын көчәйтмәкчеләр


Башкортстанның Бөре шәһәрендә “Кала башкортлары” дигән фәнни-гамәли конференция үз эшен тәмамлады.

Быел мондый җыен бишенче тапкыр оештырылды. Аның беренчесе 2000 елда үткәрелгән иде. Төрле елларда төрле шәһәрләрдә оештырыла моңдый конференция. Башкорт милли оешмалары, шулай ук Башкортстанның тарих, тел һәм әдәбият институты тарафыннан тәкъдим ителеп, аннан соң республика җитәкчелеге ягыннан яклау тапты бу чара.

Моңа кадәр Нефтекамада, Уфада, Стәрлетамакта уздырылган иде “Кала башкортлары” киңәшмәләре. Анда башкорт галимнәре һәм башкорт милли оешмалары вәкилләре катнаша һәм сүзне шәһәрләрдә башкорт рухын көчәйтү юллары турында алып бара.

Шәһәр җирләрендә башкортлар күп яши дип әйтеп булмый. Аларның зур күпчелеге барыбер дә республиканың көньяк төбәкләрендәге авыл җирләрендә көн күрә. Шулай да, башкорт милли хәрәкәте вәкилләре, һәммә җирдә башкорт рухын сеңдерү өчен, һәр мөмкинлекне файдаланырга тырыша.

Әле генә конференция тәмамланган Бөре шәһәрендә дә башкортлар бик аз санда. Анда күбрәк урыслар, татарлар һәм фин-угыр төркеменә керүче халыклар вәкилләре гомер кичерә. Шуңа да карамастан, быел Бөре шәһәрен дә читләтеп узмаска карар иткән башкорт галимнәре. Бу хакта Башкортстанның тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова менә ниләр әйтте: “Бөре рус шәһәре исәпләнә. Шулай ук анда фин-угыр милләтләре дә күп. Менә шул шартларда без башкорт телен һәм башкорт рухын саклап калу юлларын тикшердек”.
XS
SM
MD
LG