Башкортстан Дәүләт җыены депутаты, 49 яшьлек Рәмзия Кәримова Украинадагы сугышка китә. Ул волонтер хатын-кызлар белән бергә хәрби һоспиталдә булачак. Бу хакта бүген, 26 ноябрьдә Башкортстан парламентының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза "Пруфы".
Һоспиталдә ул медицина хезмәткәрләренә авыру һәм яралы хәрбиләрне карашырга булышачак диелә. Волонтерлар хәрбиләрне юындырачак, яраларын чистартачак, якыннары белән элемтәгә чыгачак.
Рәмзия Кәримова журналист булып эшләвен, зур акчалар белән булыша алмавын, шуңа күрә хәрбиләргә шәхсән үзе ярдәм итәргә булуын әйткән. Хәзерге вакытта Кәримова "Башкортостан" теле-радио ширкәтенең махсус хәбәрчесе булып тора.
Октябрь ахырында Башкортстанда хатын-кызлардан отряд төзеп аларны хәрби һоспитальләргә җибәрү тәкъдиме яңгыраган иде. Бу фикерне Башкортстан эшмәкәрлек һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко тәкъдим итте.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та бу тәкъдимне хуплады. Җибәрер алдыннан волонтерларны тактик медицина күнекмәләренә өйрәтергә кирәк, диде.
Шулай ук Башкортстан башлыгы волонтерларны әзерләү һәм җибәрү белән бәйле бөтен чыгымнарны республика үз өстенә алачак дигән иде.
- Былтыр җәй көне Башкортстанда табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны (контрактчыларны) табып Украинадагы сугышка җибәрү турында фикер алышканнар иде.
- Аңарчы Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен медицина ротасы төзүләре хәбәр ителгән иде. Медицина ротасына табиблар, шәфкать туташлары, инструкторлар, санитарлар һәм башкалар керәчәк диелде.
- 2022 елның декабрендә Башкортстан фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның Хрустальный (Красный луч) шәһәрендә, Украинага каршы сугышта катнашучы башкортстаннар өчен, 125 кешелек һоспиталь эшләтеп җибәргән иде.
- Ул чакта Хрустальныйда Башкортстаннан 30лап медик эшләве әйтелде. Аерым алганда алар Украинага каршы сугышып яраланганнарның яраларын тегәләр, бәйлиләр, бактерияләргә каршы дәвалау уздыралар, авыртуларын басалар диелде.
- Шул ук вакытта Башкортстанга ашыгыч ярдәм күрсәтә торган 340 медицина хезмәткәре җитми. "Безнең медицина оешмаларында 75,8 меңнән артык кеше эшли, шуларның 15 меңнән артыгы - табиблар, 37 меңнән артыгы урта медицина хезмәткәрләре. Шуңа карамастан медицина эшчеләре җитеп бетми", дигән иде республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
- Башкортстан табибларын мобилизация дә урап узмады. Украинадагы сугышка алынган райондагы бердәнбер табиб-нейрохирургны , бердәнбер акушер-гинекологны кире кайтаруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгатьләр булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум