Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр хлор белән аммиак исе килә торган куе томан төшүенә зарлана. Шул сәбәпле Башкортстан Халык фронты Росприроднадзорның Көньяк-Урал идарәсенә мөрәҗәгать иткән һәм җирле оешмаларның һавага зарарлы матдәләрне азрак чыгару турында ничегрәк кайгыртуын тикшерүне сораган. Бу хакта MK Set яза.
— Кичә 16:50 сәгатьтә Ленин проспекты буйлап йөрергә чыккан идем. Техникум тукталышыннан соң сулап булмый, әйтерсең ниндидер сода яки цемент тузаны тамакка утыра, күзне кыра", — дип язалар "Стерлитамак, сула" төркемендә.
"Пруфы" язуынча, бу томан республика башкаласына кичә төшкән булган. Кешеләр ис аркасында башлары авыртуга зарланган.
- Быел сентябрь ахырында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр һаваның пычрак булуына зарланып Путинга мөрәҗәгать иткән иде. "Без, Стәрлетамакта яшәүчеләр гади генә бер әйбер телибез – чиста һава суларга", диелә мөрәҗәгатьтә.
- "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активисты Вадим Искәндәров әйтүенчә, 2024 елда шәһәрдә яшәүчеләр һава сыйфатына зарланып 2500ләп рәсми мөрәҗәгать калдырган, ә мониторинг станцияләре торак зонада һавадагы зарарлы маддәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүен 1500 тапкыр теркәгән.
- "Кайбер кешеләр шәһәрләребездән күчеп китәргә мәҗбүр, шул исәптән онкология белән дә авыручыларның артуы күзәтелә, нәтиҗә буларак – туучылар кими, вакытыннан алда үлүчеләр арта", — дип зарлана Стәрлетамакта яшәүчеләр.
- Моңа кадәр республиканың экология министрлыгына сылтама белән җирле медиалар Башкортстан – һава пычраклыгы ягыннан Идел буе төбәкләре арасында беренче урында тора, дип язган иде.
- Зарарлы матдәләрне аеруча күп итеп Уфаның төньягындагы сәнәгать зонасы һәм республиканың "Башкорт сода ширкәте", "Таунефтехим", "Хайдельберг Цемент Рус", "Авангард", "Газпром нефтехим Салават", "Промводоканал", "Ишембай катализаторлар химик заводы" бүлеп чыгарган диелде.
- 2023 елда 1 гыйнварда "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыкты. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум