Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында
Азатлык Радиосы Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләре исемнәрен җыюын дәвам итә. Бу исемнәрне без аерым исемлеккә теркәп барабыз. 26 ноябрь көненә Татарстаннан һәм Башкортстаннан без таба алган үлгән хәрбиләр саны 6846 кешегә җитте.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак та булырга мөмкин.
26 ноябрьгә без Татарстаннан — кимендә 3288 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3558 кеше үлеме турында хәбәрләр таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 110 исем, Татарстан исемлегенә 107 исем өстәлде.
Исегезгә төшерәбез, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Контракт төзүдән соң уртача бер ай дәвамында үлүчеләр саны арта
Соңгы айларда ике республикадан да, гомумән, Русия күләмендә дә сугышта үлүчеләр саны артуы күзәтелә. Мондый очракларны Азатлык Радиосы да күзәтә. Татарстаннан сугышта һәлак булучылар турында нечкәлекләр ачык чыганакларга сирәгрәк чыга, әмма Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булучылар турында мондый мисаллар шактый күп күзәтелә.
Ирек Нәҗип улы Мөхәммәдиевка 27 яшь булган. Ул — Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскар авылыннан, кече сержант, укчы. 2024 елның 16 июлендә Русия саклану министрлыгы белән контракт төзи. Аның үлеме турында хәбәр инде киләсе айда килеп җитә – 2024 елның 30 августында.
Ирек белән Әскар авылында 8 ноябрь көнне хушлашалар. Яшь булуына карамастан, аның күпбалалы әти булуы әйтелә — улы һәм кызлары ятим калган. Шул ук вакытта җирле матбугат аның "Ватанны яклаучылар рәтенә басуы"н яза, ә менә Русиянең Украинага һөҗүм иткәнен һәм сугышның чит илдә алып барылуын искә алмый.
Нефтекама шәһәреннән Илнур Газинур улы Абзаловка 42 яшь булган. Сугышка китү алдыннан "Нефаз" оешмасында ул эретеп ябыштыручы булып эшләгән, кан доноры булган. Сугышка китү өчен хәрби контрактны быелның 25 маенда имзалый. Төп-төгәл бер айдан соң — 25 июнь көнне — ул баскынчы сугышта һәлак була.
Раил Җамалетдин улы Сираҗетдиновка 45 яшь булган. Ул — Белорет районы Нокат авылыннан. Русия саклану министрлыгы белән контрактны ул 28 июль көнне төзи. Киләсе айда — августта — ул сугышта һәлак була, төгәл үлем көне билгеле түгел. 13 ноябрь көнне аның белән Нокат авылында хушлашалар.
Азатлык Радиосы таба алган хәрбиләр арасында мондый мисаллар шактый, һәм соңгы айларда алар ешая гына. Белореттан Андрей Кузнецов — сентябрь аенда контракт имзалый, 28 октябрь көнне сугышта һәлак була. Бакалы районыннан Руслан Терентьев — август аенда контракт имзалый, 10 октябрь көнне үтерелә. Туймазы районыннан Сергей Агилев — сентябрь аенда сугышка китә: ике ай да үтми, 7 ноябрь көнне аның үлеме турында хәбәр кайта. Сергейның хатыны һәм улы ятим калган.
Контракт төзүчеләр ни өчен шулай тиз һәлак була?
Яңа контракт төзүчеләр профессиональ хәрбиләрдән нык аерыла. Фронтка китәр алдыннан алар минималь әзерлек үтә. Бу әзерлек 3-10 көн генә дәвам итәргә мөмкин.
Яңа контракт төзүчеләр профессиональ хәрбиләрдән нык аерыла, дип яза BBC, фронтка китәр алдыннан алар минималь әзерлек үтә. Бу әзерлек 3-10 көн генә дәвам итәргә мөмкин.
Хәтта сугыш яклы блогерлар да күп кенә контракт төзүченең нибары 12-18 көннән соң үлгәнен яки хәбәрсез югалуына игътибар итә.
— 12.09.2024 көнне контракт төзелгән. 20.09.2024 көнне СВОга (сугыш һәм хакимият яклы кешеләр Украинадагы сугышны шулай атый — ред.) юнәлтелгән. 24.09.2024 көнне хәбәрсез югалган дип танылган. Нәтиҗәдә: контракт төзүдән бирле 12 көн, — дип тасвирлый гадәти очракны блогер Анастасия Кашеварова.
Контракт төзүдән соң сугышта бик кыска вакыт эчендә үлгән хәрбиләр очракларына Русия сәясәтчесе, Мәскәү думасының элекке депутаты Евгений Ступин да игътибар итә.
— Хакимият шуңа күрә контракт төзү өчен әкияти акчалар вәгъдә итә дә инде. Чөнки сугыш — ул үлем. Кайвакыт — бик тиз үлем, — ди ул.
Социолог һәм публицист Игорь Эйдман Русия хакимияте армия сафларын "туп ите" белән тулыландыруын әйтә. Узган атна Русия думасы Украина сугышына китүчеләргә кредитны "оныту" турында канунны кабул итте. Моннан тыш контракт төзүчеләргә кредит каникулларын да 180 көнгә кадәр озайталар.
— Бу — Русия хакимиятенең элекке сәясәте дәвамы. Алар гаскәрнең сирәгәйгән сафларын яңа "туп ите" партиясе белән тулыландырырга тырышалар, шул исәптән кредит бурычлары булган кешеләр хисабына да, — дип сөйләде ул "Америка авазы"на.
Эдман фикеренчә, ил буйлап авыр матди хәлгә калган кешеләрне куллану — армиягә җәлеп итү өчен төп юнәлешләрнең берсенә әйләнгән.
— Мондый кешеләргә "махсус ау" оештырыла. Аларны фронтка "банкка бурычың булса, куркыныч түгел. Сугышка бар, бурычларыңны онытырлар" дигәнрәк реклам белән җәлеп итәләр, — дип аңлата социолог.
Казаннан — ярты меңнән артык үлгән хәрби
Бу көннәрдә сугышка китеп һәлак булучы казаннар саны да ярты меңнән артты. 26 ноябрьгә Казаннан 504 үлгән хәрби турында билгеле.
Казаннан сугышка китеп һәлак булучыларның иң зур төркеме (кимендә 166 кеше) — 35-45 яшь аралыгында. Кимендә 137 кеше — 25-35 яшьтәгеләр. Кимендә 135 кеше — 45 яшьтән олырак. Без тапкан 29 кеше — 24тән яшьрәк.
Кайбер белгечләр Татарстаннан һәм Башкортстаннан күп үлемнәрне фәкыйрьлек, кече шәһәр-авыллардан күп китүчеләр белән бәйләп аңлата. Мәсәлән, Русия сәясәт белгече Федор Крашенинников "Idel.Реалии" белән сөйләшүдә сугышка Татарстанның фәкыйрьрәк урыннарыннан китүләре турында әйткән иде.
— Алар сугышка Казаннан барамы, әллә Татарстанның кайсы урыннарыннан баруын карыйкмы? Казан — чыннан да бай, һәм Татарстаннан сугышка китүчеләр ягыннан төп ресурс түгел. Күбрәк Казаннан ераграк булган, фәкыйрьрәк урыннардан кеше китә. Төбәк эчендә дә вазгыять төрле. Шул ук Татарстанда да депрессив районнар җитәрлек дип уйлыйм, — дип белдергән иде сәясәт белгече.
Шулай да Татарстан мисалында зур шәһәрләрдән дә сугышта күп кеше үлүе күренә. Республикада иң күп үлүчеләр — Казаннан. Үлемнәр саны белән икенче урында Чаллы шәһәре (кимендә 337 кеше) бара. Өченче урында — Түбән Кама районы (кимендә 178 үлем).
Республика хакимиятләре сугышка китүчеләр санын арттырырга тырыша
Башкортстан белән Татарстан Украинадагы сугышта үлүчеләр саны белән беренче урында баруына карамастан, ике республика җитәкчелеге ихтыяриларны сугышка җибәрү тырышлыгын дәвам итә.
Узган атна гына Башкортстанның Туймазы районында Украинадагы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән ирләргә 1 ноябрьдән башлап бер тапкыр 300 мең сум түли башлаганнар. Моңа кадәр ул 100 мең сум булган. Шулай ук аларга 40тан артык ташлама каралган диелә.
Күптән түгел Уфада Украинага каршы сугышта катнашу өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегәннәргә яңа ярдәм чарасы керткәннәр иде. Аларга яңа фатир алганда ярты миллион сум күләмендә ташлама бирергә вәгъдә итәләр.
Моннан тыш Башкортстанда Украинага каршы сугышып каһарман булган хәрбиләргә җир кишәрлекләре алуны да гадиләштермәкче булалар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум