Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөһрә Сәхәбиева Сембергә килеп китте


Сембер “Туган тел“енең 20 еллык бәйрәменә Зөһрә Сәхәбиева да килгән иде.

Шунлыктан аның белән әңгәмә кору форсаты да табылды. Беренче сорау милли моңны табигатьнең нинди гүзәл почмагы бүләк иткәне турында булды.

- Сарман ягының урман уртасындагы кечкенә авылында туганмын. 3 сыйныфтан соң чит авылларда укырга туры килде, көн саен 4, 8, 12 чакрым ара узып. Урта мәктәптән соң Казан Медицина училищесына укырга кердем.

- Табиблыкка алынмавына үкенмиме икән, дип кызыксынуылар да бар.

- Мин медицинаны яратам, ниятем дә табиб булу иде. Ләкин үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе танылган баянчы Рәис абый Сафиуллин аркасында җырчы булып чыктым, шулай.

- Ә Хәйдәр белән ничек таныштыгыз?

- Укырга кергәндә без өчәү идек: мин һәм тагын ике егет. Ә Хәйдәр армиядән кайткач, көз көне генә безгә килеп кушылды. Бер партада утырып укый идек, танышып киттек. Шуннан бер-беребезгә игътибар тугандыр инде.

- Халык арасында киң танылган “Рәхмәт сиңа” җыры турында берничә сүз әйтсәгез иде.

- Анысы инде бергә тормыш итә башлагач, Хәйдәрнең холкы, фигыле этәргеч биргәндер. Бу җыр яңгыравын ишеткәч, Хәйдәр “Алайса, бу җырга лаек булырга кирәк”, ди. Хәйләкәр булганмын үзем, ә Хәйдәр уйлана белгән. Ул болай да минем өчен һәр яктан да уңган иде.

- Сергач яклары белән элемтәгез әле дә сакланамы?

- Әйе, алар мине бик яраталар, үз килене дип саныйлар. Әле Нижгар татарларының корылтаена да чакырдылар. Бик язшы каршыладылар.

- Улыгыз Айрат заманында Казандагы бердән-бер татар мәктәбен тәмамлаган дип ишеткән идем. Ә нилектән соң ул әти-әнисе эзеннән китмәде?

- Без, милләтпәрвар буларак, моңа бурычлы да идек. Балалар бакчасына йөргәндә үк аны димләделәр. Музыка мәктәбенә дә йөрде. Бик яхшы дирижер да була алыр иде, тик Хәйдәр теләмәде.

- Сез артистлар арасыннан беренче хаҗия дип беләбез, дөрес булса. Дингә кайтуга нәрсә этәргеч бирде?

- Мин кечкенәдән диндә. Бабаларым мулла булганнар, әтием дә мулла иде. Әнием дә бик дини кеше булды. Атеизм чорында намазларын базга төшеп укыганнары да хәтердә. Дини мөхиттә үстем, 5 вакыт намазын калдырмаган гаиләдә.

- Сергач ягы халкының сезне яратканын мин ул якка беренче мәртәбә баруымда ук күргән идем. Сөн елгасы аннан ерак булса да, “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” дигән җырны һәркем үзенчә генә булса да шыңшый иде. Ул як халкын, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев һәм аның сеңлесе Халидәләрне санамасаң, Сарман яклары кебек милли моңга маһир дип булмый бит.

- Әйе, Сарман ягын моңлы, диләр. Ә Сергач ягында аерым үзенчәлекле халык. Читтән кырыс булып күренсәләр, әгәр дә инде алар синең ихласлыгыңны сизеп алсалар, йөрәкләрен ярып бирергә әзерләр. Күңелләрендә моң да бар аларның.

- Хәзер сезне, күбрәк, җырчы түгел, мөнәҗәтче дип кабул итәләр кебек. Моның сәбәбе нәрсәдә?

- Мин кечкенәдән мөнәҗәтләр тыңлап үстем. Әнием ипи салганда да, камыр басканда да, мөнәҗәтләр суза иде. Ул өйдә тынычлык чәчә, безгә рәхәт була иде. Менә шул калгандыр йөрәктә. Мөнәҗәт – ул халык җырлары кебек үк, нәсел җепләрен уята һәм ныгыта. Мин хәзер мөнәҗәтләр туплыйм. Аларны компакт-диск белән чыгару нияте дә бар.
XS
SM
MD
LG