Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшен карау 20 гыйнварга күчерелде.
Җинаять эше кузгатуның сәбәбе Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясы" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стрим булган. Активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган.
"Яңарыш Татар Халык Партиясы"н АКШта яшәүче җәмәгать эшлеклесе, активист Иршат Хәби җитәкли. Татарстан Югары мәхкәмәсе быел августта хәрәкәтне "экстремистик" дип таныган.
Тикшерү белдерүенчә, быел 11 февраль көнне Әһлиуллин "урыслар" милләтенә карата кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү сүзләре әйткән. Ул Русиядәге тормышны "төрмә" белән чагыштырган һәм "урыслар анда администрациядә эшли" дип белдергән. "Алар башкаларга бәйсезлек бирмәс өчен бу төрмәдән качмасыннар өчен куелганнар", — дигән Әһлиуллин.
Моннан тыш, активист фикеренчә, "Русия башка халыкларны измәсә, Русия була алмый". "Әгәр дә Украинага сугышка үз урынына татарларны, чуашларны һәм башка халыкларны җибәрмәсә, ул Русия булмас, ә башка дәүләткә әверелер иде. Шуңа күрә бу дәүләт хәзерге хәлдә калганда, бернинди үзгәреш тә булмаячак. Шуңа күрә безнең бер генә юл бар — бирешмәү," дип нәтиҗә ясаган Зиннур әфәнде. (Бу текстны мәхкәмәгә татар теленнән русчага Р.Р. Галиев тәрҗемә иткән, без аны татарчага тәрҗемә иттек, чөнки стримның язмасы ачык чыганакларда юк ).
Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.
Стримны тыңларга җыелучылар белән сөйләшү барышында Әһлиуллин башка бер тыңлаучыга Татарстанда татар телен белмәскә мөмкин булуын, әмма урыс телен белү мәҗбүри икәнен әйткән, чөнки "урыс телен белү синең икмәк, керем, хезмәт хакы, акча белән бәйле, ә татар теле — ирекле". "Димәк, бу дәүләт кемнеке? Урысларныкы", дигән Әһлиуллин.
Ул шулай ук балачагын искә алып, "14 яшьлек урыс малайлары безне, 8 яшьлекләрне, кыйныйлар иде" дип сөйләгән. "Бер сугалар да, син җирдә тәгәрисең, елап җибәрәсең, менә шулай мыскыл иттеләр. Күпләр "татарин", "татарва" дип йөртәләр иде. Ни өчен мин милләтче булып киттем, дисең? Чөнки бу йөрәккә уелып калды. Йөрәккә пычак белән кадалган кебек. Нигә мин аларны яратырга тиеш? Алар бары тик көчне генә аңлый. <…> Шундый халык, бары тик көчне таный торган. Урыс дөньясы — ул рәхимсез дөнья", дип сөйләгән Әһлиуллин.
Ул шулай ук "хәзер безнең халыкның яртысы урыслаша, урыс булып бетәчәк" дип әйткән. "Моңа борчылмыйм. Мин шуңа гына шат, чөнки бу ахмак кешеләр, урыслар кылган җинаятьләр аркасында, башка халыкларны үтерүләре өчен урыслар белән бергә җавап бирәчәкләр, чөнки алар урыс булган".
— Әгәр безнең бәйсезлегебез юк икән, әгәр син бер сүз дә әйтә алмыйсың икән — мондый тормыш кирәкми. <…> Кол булып яшәгәнче, сугышта үлүең яхшырак. <…> Мин урыслар эшенә тыкшынмыйм, бу аларның хокукы, нәрсә телиләр, шуны эшләсеннәр. Әмма татар эше — ул безнең эш. Без нинди әлифба кулланырга тиеш икәнен алар хәл итә алмый. Чөнки бу — табигый коллык. Һәрберебез Спартак булырга тиеш, Рим империясенә каршы күтәрелгән кебек. Мәскәү золымына каршы Спартак булырга тиешбез, — дигән активист.
Быелның 30 сентябрендә үткәрелгән беренчел комплекслы психологик-лингвистик экспертиза нәтиҗәсендә, Әһлиуллин сүзләрендә "милләт билгесе буенча аерылып торган төркемгә (урыслар) карата дошманлык (нәфрәт, каршылык) уятучы лингвистик һәм психологик билгеләр җыелмасы тупланган" дип әйтелә.
Сорау алу барышында активист үз тавышын таныганын һәм югарыда тасвирланган сүзләрне әйтүен раслаган. Әһлиуллин: "Бу текст контексттан йолкып алынмаган булса, мин аның белән килешәм", дигән. Шул ук вакытта ул үз гаебен танымаган һәм "Русия Федерациясе хөкүмәте белән мин килешмим, чөнки милли телләрне кулланылыштан чыгару, татар мәктәпләре һәм университетлары ябылу бара", дип аңлаткан.
Әһлиуллин шулай ук: "Мин урысларга яхшы карашта, әмма милли сәясәткә каршы булучыларга карашым тискәре", дип белдергән.
"Idel.Реалии" тикшергән материалларга күрә, 11 февральдә аудио-чат үткәрелгән көнне Татарстан прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш кануннары үтәлешен тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналына "керү мөмкинлеге тапкан" һәм "Говорят Аксакалы" дигән тавышлы чатны тыңлап барган. Шул ук көнне прокуратура хезмәткәре тикшерү акты төзегән.
"Idel.Реалии" ачыклаганча, әлеге сөйләшү яздырылмаган. Канал администраторы Иршат Хәбиев моны "иминлек" сәбәпле дип аңлаткан. "Кемдер яздыруы мөмкин, сак булыгыз", дип кисәткән ул. Шулай итеп, прокуратура вәкиле әңгәмәне онлайн режимда тыңлаган һәм кулдан теркәп барган.
8 апрельдә тикшерү барышында оператив хезмәткәрләр трансляция язмасын өйрәнгән. 10 июньдә хокук саклаучылар "эксперт тикшерү акты" алганнар, анда Зиннур Әһлиуллинның сүзләрендә "милләт билгеләре буенча аерылган төркемгә (урыслар) карата дошманлык уяту билгеләре" булуы әйтелгән.
31 августта оператив хезмәткәрләр "җинаять билгеләре ачыклану турында белешмә" төзегән. 6 сентябрьдә җинаять эше кузгатылган. 18 сентябрьдә Әһлиуллин йортына тентү белән килгәннәр һәм аннан сорау алганнар. 15 октябрьдә Әһлиуллиннан кабаттан сорау алганнар. Эш материалларында активистның үз гаебен танымаганлыгы һәм алдан биргән күрсәтмәләренә тугры калуы язылган.
— Кичә кич миңа полиция хезмәткәрләре килеп, тикшерүче янына сорау алуга алып киттеләр. <…> Мин җинаять эше тикшерүенең ахырына якынлашканын һәм тиздән мәхкәмә булачагын сизәм. Тикшерүче — татарларны яратмаучы кеше. <…> Бу эш заказ буенча эшләнә. <…> Әйтәсем килә: илдән киткәннәр, һичшиксез, кире кайтмагыз, монда бик көчле репрессияләр бара. Урысларга яки хакимияткә карата сүз әйтү яки ялгыш караш өчен генә дә тотып алып китәләр. Элек тә репрессияләр булган, ләкин мондый канунсызлык юк иде. Аларга бернинди дәлил дә кирәкми, кануннар эшләми, Конституция үтәлми. <…> Монда куркыныч мохит хөкем сөрә. <…> Хәзер бу рухи террор коточкыч форма алды. Бу аларның агониясе микән — белмим, — дип сөйләгән Зиннур Әһлиуллин 16 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлегенә.
Әһлиуллин шулай ук эштә "бернинди дәлилләр юк, аларга ул кирәк тә түгел", дип белдергән.
Җинаять эшен тикшерү кысаларында оператив хезмәткәрләр Әһлиуллинның берничә танышыннан сорау алган. Бердәнбер шаһит 20 яшьлек Камилла Гыйлметдинова булган. Ул февраль башында "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналын күзәтү барышында "Говорят Аксакалы" дигән сөйләшүгә игътибар иткән. Аның фикеренчә, Әһлиуллинның чыгышлары "урысларга карата дошманлык һәм нәфрәт уятуга юнәлтелгән".
30 октябрьдә тикшерү җинаять эшен Чаллы прокуратурасына тапшырган. 18 ноябрьдә шәһәр прокуроры урынбасары Айдар Галиев гаепле дигән нәтиҗәне раслаган.
- Быел "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган өчен 63 яшьлек пенсионер Рузилә Шәрәфетдинова 80 мең сум штрафка тартылды. Ул Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) һәм 20.3.1 маддәсе (милләтара низаг чыгару). Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум