Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе дин әһелен ваһһабичылыкта гаепләде һәм аны 1 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү турында карар итте.
Исегезгә төшерәбез, Сәет хәзрәт Байбуринның машинасында әфьюннәр һәм шартлаткычлар табылды дип, узган елның май аенда аны Уфадагы тикшерү бүлегенә ябып куйганнар иде. Әмма аның адвокатлары бу әйберләрнең аның машинасына милиция хезмәткәрләре тарафыннан ташлануын исбат итүгә ирешә алды. Шулай итеп, дин әһеленә булган гаепләүләр ишелеп төште.
Шуңа да карамастан, тикшерүчеләр Сәет хәзрәткә башка төрле гаеп такты. Имеш ул, мәчетләрдә үз чыгышларында дин әһелләрен ваһһабичылыкка өндәгән икән. 16 апрельдә үткән мәхкәмә утырышында Сәет Байбуринга карата хөкем карары чыгарылуы уңаеннан без имамның җәмәгате Флүрә ханым белән сөйләшеп алдык.
“Сәет хәзрәткә бер ел ярым төрмә җәзасы бирү турында карар чыгарылды. Шуның бер елга якынын ул тикшерү бүлегендә үткәрде дә инде, - ди Флүрә ханым. - Калган ярты елына чыдый да алыр иде. Әмма бит аңа тагылган гаепләр тулысынча нахак. Шуңа без гаделлек өчен көрәшне дәвам итәбез һәм югарырак мәхкәмәләргә шикаять бирәбез. Дөреслекне юллап Ауропа мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкбез”.
Шул ук вакытта Башкортстан буенча мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә тикшерү эшләре дәвам итә. Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте вәкилләре дин әһелләренең “Һизб-ут-Тәһрир” оешмасы белән бәйләнештә булу-булмавын тикшерүне киң колач белән алып бара.
Инде хәбәр ителүенчә, узган атнада Башкортстанның берничә шәһәрендә утызга якын мөселман дин әһеленең йортларында һәм фатирларында тентүләр оештырылып, алты кеше кулга алынган иде. Алар “Һизб-ут Тәһрир” оешмасы белән элемтәдә булуда шикләнелә. Әлегә аларга карата тикшерү эшләре дәвам итә. Шул ук вакытта башка дин әһелләренең тырнак астыннан кер эзләү гамәлләре дә тукталмый.