Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тантананың ачылышында Русиянең Тунистагы илчесе Андрей Поляков, Тунис мәдәният министры Мөхәммәд Әл Газиз Бен Әшүр, Татарстан президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе, тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе Тимур Акулов, мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов катнашты. Акулов үз чыгышында белдергәнчә, Татарстан мәдәнияте көннәре тунислыларны татар халкының мәдәни үзенчәлекләре һәм милли гореф-гадәтләре белән таныштырачак. Һәм әлеге чаралар ике республика арасында мәдәният өлкәсендә генә түгел, ә башка тармакларда да тыгыз хезмәттәшлек булуына ышанычын белдергән Тимур Акулов.
Мәдәният көннәрен ачу тантанасында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга үз осталыкларын күрсәтте. Артистлар татар һәм керәшен халыкларының җыр-биюләрен башкарды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Файзрахманов тамаша һәм сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклагты:
“Дөресен генә әйткәндә, без икенче кыйтгага очкач, бөтенләй икенче төрле кешеләр белән күрешеп, икенче бер дөнья булыр дип килгән идек. Әмма килгәч, хәзерге заманда араларның никадәр якын икәнен, аралашуларның җиңеллегенә аптырадык. Безне бик җылы итеп кабул иттеләр, эшләр өчен барлык мөмкинчелекләр дә булдырылган. Татарстан турында мәгълүматны һәр очрашуда җиткереп торабыз. Мине иң шаккатырганы - беренче көнне иртән азан тавышына уянып киттем. Миңа бу берникадәр үзебезнең туган җиребезне дә хәтерләтте, берникадәр Төркиядәге кебек тә булып китте. Әмма мондагы азан белән бездәге азан тавышы бик нык аерыла.
Җирле халыкның мөнәсәбәтенә килгәндә, алар бик нык кызыксынучан. Без Русиядән дип әйтсәк, игътибар бирмиләр, ә менә татарлар икәнлегебезне белгәч, аларда берникадәр кызыксыну уяна. Концертка килгәндә исә, безнең һәр чыгышыбыз тамашачыда бик зур кызыксыну уятты дип әйтә алам, чөнки һәр чыгыш көчле алкышлар астында үтте. Алар бездәге шикелле тыныч кына алкышламыйлар, ә бик эмоциаль каршы алдылар. Алга таба тагын берничә шәһәрдә чыгышларыбыз көтелә, алары да шулай ук югары дәрәҗәдә үтәр дип уйлыйм”.
Шулай ук тамашада “Йолдызлык” фестивале лауреаты Ландыш Ибраһимова татар халык җырлары “Гөлҗамал”, “Озата барма” һәм “Тәфтиләү”не оста итеп җырлады. Әйтергә кирәк, әлеге чара кысаларында татар халкының бай сәнгатен чагылдырган күргәзмә дә эшли. Аның кысаларында, күн эшләнмәләр тәкъдим итеп, милли әйберләрдә татар бизәге семантикасы, гамәли сәнгать үсеше тарихы, тегү һәм бизәк үзенчәлекләре хакында сөйләнәяәк. Шулай ук чараларда язучы-драматург Зөлфәт Хәким дә катнаша. Ул җирле язучылар белән иҗади очрашулар уздырырга уйлый икән. Туниста Татарстан мәдәнияте көннәре 27 апрельдә кадәр дәвам итеп, мәдәни чаралар Монастир, Бежа, Сусс һәм Кейруан шәһәрләрендә узачак.
Мәдәният көннәрен ачу тантанасында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга үз осталыкларын күрсәтте. Артистлар татар һәм керәшен халыкларының җыр-биюләрен башкарды. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Файзрахманов тамаша һәм сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклагты:
“Дөресен генә әйткәндә, без икенче кыйтгага очкач, бөтенләй икенче төрле кешеләр белән күрешеп, икенче бер дөнья булыр дип килгән идек. Әмма килгәч, хәзерге заманда араларның никадәр якын икәнен, аралашуларның җиңеллегенә аптырадык. Безне бик җылы итеп кабул иттеләр, эшләр өчен барлык мөмкинчелекләр дә булдырылган. Татарстан турында мәгълүматны һәр очрашуда җиткереп торабыз. Мине иң шаккатырганы - беренче көнне иртән азан тавышына уянып киттем. Миңа бу берникадәр үзебезнең туган җиребезне дә хәтерләтте, берникадәр Төркиядәге кебек тә булып китте. Әмма мондагы азан белән бездәге азан тавышы бик нык аерыла.
Җирле халыкның мөнәсәбәтенә килгәндә, алар бик нык кызыксынучан. Без Русиядән дип әйтсәк, игътибар бирмиләр, ә менә татарлар икәнлегебезне белгәч, аларда берникадәр кызыксыну уяна. Концертка килгәндә исә, безнең һәр чыгышыбыз тамашачыда бик зур кызыксыну уятты дип әйтә алам, чөнки һәр чыгыш көчле алкышлар астында үтте. Алар бездәге шикелле тыныч кына алкышламыйлар, ә бик эмоциаль каршы алдылар. Алга таба тагын берничә шәһәрдә чыгышларыбыз көтелә, алары да шулай ук югары дәрәҗәдә үтәр дип уйлыйм”.
Шулай ук тамашада “Йолдызлык” фестивале лауреаты Ландыш Ибраһимова татар халык җырлары “Гөлҗамал”, “Озата барма” һәм “Тәфтиләү”не оста итеп җырлады. Әйтергә кирәк, әлеге чара кысаларында татар халкының бай сәнгатен чагылдырган күргәзмә дә эшли. Аның кысаларында, күн эшләнмәләр тәкъдим итеп, милли әйберләрдә татар бизәге семантикасы, гамәли сәнгать үсеше тарихы, тегү һәм бизәк үзенчәлекләре хакында сөйләнәяәк. Шулай ук чараларда язучы-драматург Зөлфәт Хәким дә катнаша. Ул җирле язучылар белән иҗади очрашулар уздырырга уйлый икән.