Бу хакта атнакич көнне үткән комиссия утырышында әйтелде. Киңәшмә Башкортстан Хөкүмәтендә үтте һәм аны вице-премьер Илдус Илишев алып барды. Республикада елдан-ел ятим һәм караусыз калган балалар саны артуын билгеләде ул үзенең чыгышында.
“Бу күрсәткечләр буенча Башкортстан гомум Русиядәге хәлләр белән тәңгәл, яхшырак та, яманрак та түгел. Шулай да тынычланырга урын юк. Быел гына да 200дә артык бала ятим торып калган”, - диде Илишев әфәнде. Күп балалар опека оешмалары тарафыннан эчкече һәм җинаятьче ата-аналары карамагыннан да тартып алына. Андый затларның ата-ана хокукы гамәлдән чыгарыла.
“Нәтиҗәдә, сабыйлар я балалар йортларына урнаштырыла, я уллыкка алган гаиләләргә бирелә”, - ди Илдус Илишев.
Башкортстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Илдус Илишев сүзләренчә, ятим калган балалар тормышта үз урынын тапсын, ата-аналары кебек үк, тайгак юлга басмасын өчен, Башкортстанда да күп эшләр башкарасы бар әле.