Ә республика башкаласы бу көннәрдә тирән тынлыкка чумды дисәң дә була. 1 май көнне Уфада байтак кына мәдәни һәм спорт чаралары оештырылгач, шәһәрдә җанлылык сизелә иде әле. Ә менә 2 майда шәһәрдә күренүчеләр сирәк кенә булды. Берәүләр авыллардагы туганнарына кайтып китсә, икенчеләре үзләренең шәһәр яны бакчаларына юлланды.
Башкортстан 1 май бәйрәме уңаеннан 4 көн рәттән ял итә. Шушы бәйрәм хәтта күбрәк 9 май үткәрелә торган Җиңү бәйрәме чараларын да хәтерләтеп куйды. Чөнки күп чараларда сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар. Аларга яңа фатирлар һәм машиналар ачкычларын тапшырдылар.
Өлкән яшьтәгеләрнең күңелен күрер өчен, хәтта Мәскәүдән үзе дә сиксән яшьнең өстендә булган һәм хастаханәдә дәваланып яткан танылган урыс җырчысы Людмила Зыкинаны да алып килделәр. Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сараендагы бәйрәм кичәсендә чыгыш ясады ул. Популяр җырчының хәле шәптән түгеллеге күренеп тора иде. Берничә генә җырны башкарды ул. Аларын да утыргычка утырып кына җырлады. Ә инде соңыннан хушлашканда, егылып китмәсен өчен, сәхнәдә нык кына тотып тордылар Мәскәү җырчысын. Концерттан соң республика президенты Мортаза Рәхимов Людмила Зыкинага чәй табыны оештырды һәм аның белән сөйләшеп утырды.
Людмила Зыкина шунда кертелгән журналистларга киңәш-акыл сатып та алды. “Сәнгать кешеләре хакында язганда, дөресен языгыз, алдашмагыз. Ялган сүзләр йөрәкне телгәли”, - дип киңәш итте әби-җырчы.