8-нче Майда Төрек мәтбугатының зур өлеше Төркиянең сәяси түгел, ә мөһимрәк экономик киләчәге турында Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) ике айрым бүлегенең кисәтүләренә әһәммият бирде. Беренче кисәтү БМО-ның Тәрәккият Программасы рәисе Кәмал Дәрвиштән килде. Ул Төркиядә дә министерлек вазыйфасын үтәгән бер шәхес буларак биредә яхшы беленә. Ул җитәкләгән программа башлыча тәрәккият юлына баскан илләрнең экономик торышларын тикшерә. Кәмал Дәрвиш “Ғинанҗиал Тимес” газетасына биргән интервюсендә дөнядагы гомуми экономик кризис сәбәпле мондый илләрне җитди куркынычлар көтә дип белдерә. Кәмал Дәрвиш тәрәккият юлына баскан илләрдә азык-төлек белән энергия бәяләренең үсүе аркылы шәһәрләрдә яшәгән ярлы халыкның “инфлация цунамиси” куркынычы алдында булуын әйтте.Ул көнкүреш әйберләренең бәяләренең күтәрелүе аркылы соңгы бер елда ярлы халыкның 25 %-ының тагын да ярлыланган булуына ишарә итте. Еллардан бирле инфлация белән көрәшкән Төркия белән Бразилия кебек илләр җитди инфляция куркынычы астында икән.
БМО-ның шул ук тәрәккият программасы бүлегенең “Төркиядәге яшьлек” рапортында да борчыгыч саннар бар. Рапортны әзерләгән Айгән Айтач бу турыда мәтбугатка мәгълүмат бирде. Шуңа күрә, Төркиядә 15 белән 24 яшь арасындагы 12 миллион яшүсмернең 5 миллионы ни эшли дә, ни укый. Бер миллионы эш эзли. 300 меңе исә эш табудан өметен өзгән. Шушы яшьләрнең 22 меңе төрле җинаятьләрдә гәепле табылып төрмәләрдә тотыла. 650 меңе исә гарип. Укымаган яки эшләмәгән яш хатын-кызларның саны исә 2 миллион да 200 мең.
Дөрес Төркиядә эшсезлек җитди бер проблемага әверелде, экономик кризис көчәя бара, бу тагын эшсезләр саны аратачак дигән сүз. Болай да 70 миллон халыкның 25 миллионы гына эшли. Мәсәләгә болай дип карасак Төркия ялкаулар җәннәтеме дип сорарга да мөмкин. Табигый, бу бик дөрес түгел. Эшләргә теләгәннәр эш табалмыйлар, күбесенең белеме җитми, икенчедән экономик торгынлык сәбәпле эш урыннары ябыла, яңалар бик аз ачыла. Икенчедән дини мотифлар белән хатын-кызларның күбесе эшләми. Аларны я гаиләсе, я ире эшкә җибәрми. Аларның саны да 12 миллион тирәсе. Кыскасы хакимияттәге АК партия үзен коткару кайгысы белән мәшгуль. Ә оппозиция дә бу проблемаларга җитди рәвештә әһәммият бирми. Сәясәтчеләрнең төп кайгысы парламентта калу кебек тоела. Әмма Төркияне авыр экономик кыенлыклар көтә. Моның орымы да ярлыларга, эш хакы яки пенсиясе белән яшәргә тырышканнарга булачак.