Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасыннан киткән


Әлбир Крганов. Архив фотосы
Әлбир Крганов. Архив фотосы

Крганов үзенең китүен эшенең күп булуы белән аңлата. Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасында 1994 елның маеннан эшләде.

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасыннан киткән. Ул анда 30 елдан артык эшләгән иде. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Аның урынына мөфти булып Чуашстан мөфтиенең беренче урынбасары 27 яшьлек Ильяс Сафианов килә.

Крганов үзенең китүен эшенең күп булуы белән аңлата.

— Мине мөфти вазифасыннан азат итүне берничә тапкыр сорадым, чөнки Русия мөселманнары дини җыены рәисе вазифасында да эш күп, аңа 33 төбәк керә. Шулай ук мин Мәскәү һәм Русиянең үзәк төбәге мөфтие дә булып торам һәм Чуашстан өчен вакыт аз кала иде. Төп йөкләнеш Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе Мансур Хәйбуллов җилкәсенә ята иде, ул бик нәтиҗәле эшләүче идарәче. Яңа мөфти итеп үземнең беренче урынбасарым Ильяс Сафиановны сайларга тәкъдим иттем. Мансур хәзрәт оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнсә, Ильяс хәзрәт дини мәсьәләләр өчен җавап бирәчәк. Ул Коръән-хафиз, исламда белемнәре тирән, алар уртак эшне бергәләп дәвам итәчәк, дигән ул.

Бүген, 23 декабрьдә Чуашстанның Шыгырдан авылындагы "Өч сәхәбә" Җәмигъ мәчетендә республика мөселманнары диния нәзарәтенең җыены үтә, анда төбәккә яңа мөфти сайлаячаклар.

Әлбир Крганов Чуашстан мөфтие вазифасында 1994 елның маеннан эшләде. 2016 елда ул шулай ук Русия мөселманнары дини җыены башлыгы булды, әмма Чуашстан мөфтие вазифаларын үтәвен дәвам итте.

Әлбир хәзрәт әйтүенчә, 27 яшьлек Сафианов мөфтинең беренче урынбасары булып эшләү дәверендә зур тәҗрибә туплаган. Мансур Хәйбуллов Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе вазифасында якындагы биш елда булачак.

  • Азатлык Радиосы сугышны эше һәм сүзе белән хуплап, моны дин ягыннан аклаучы дин әһелләре турында язмалар чыгара. Моңа кадәр Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе Айнур Биргалин хакында язып чыктык.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG