Accessibility links

Башкортстанда Җиңү бәйрәме киң билгеләнә


Башкортстанда Җиңү көне бәйрәме чаралары бу атна башында ук башланып киткән иде.

Күп хезмәт коллективларында үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны чакырып кунак иттеләр, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар. Хәрби ветераннар белән төрле очрашулар, тантаналы кичәләр оештырылды. Аларда сугышта һәлак булганнарны да, сугыштан кайтып тыныч тормышта вафат булганнарны да искә алдылар.

Башкортстаннан икенче дөнья сугышының беренче көннәреннән үк меңнәрчә кеше фронтка китә. Шушы аяусыз сугышта соклангыч батырлыклар күрсәтә якташлар. Башкортстанның 278 кешесе Советлар Союзы Каһарманы дигән югары исем ала. Шуларның күпчелеге татарлар белән башкортлар. Хәзерге көндә Башкортстанда шул каһарманнарның өчесе генә исән калган инде.

Икенче дөнья сугышында Башкортстанның Илеш районыннан татар егете Муса Гәрәев Советлар Союзы Каһарманы исеменә ике тапкыр лаек булды. Ә Бакалы районыннан тагын бер милләттәш Даян Мурзин исә бик күп хәрби бүләкләре белән бергә, Чехословакиә каһарманы исемен дә алды. Татар егете Гәзи Заһитовның да исеме киң билгеле татар-башкорт дөньясында. Нәк менә ул Берлинда җиңү явлаганда Рейхстаг түбәсенә беренче байракны беркетүдә катнаша.

Җиңү бәйрәменең иң югары ноктасы, һәр елдагыча, 9 майга туры килде. Уфада бу бәйрәм чаралары быел да иртәнге якта Җиңү паркында башланып китте. Анда республикның барлык югары җитәкчеләре килгән иде. Алар Александар Матросов белән Миңнегәли Гобәйдуллинның һәйкәлләренә һәм Муса Гәрәевның кәберенә чәчкәләр салды һәм ветераннарны котлав тантанасында катнашты. Җиңү паркындагы бәйрәм киң колачлы оештырылган иде. Меңнәрчә кеше килгән анда. Берничә урында сәнгәт осталарының мәдәни программасы барса, башка бер урында солдат кухнясы эшләде, бирегә килүчеләрне солдат боткасы һәм ветераннарны “фронтовой” 100 грамм белән дә сыйладылар.

Көн дәвамында бәйрәм чаралары Уфаның барлык районнарында, паркларында һәм зур мәйданнарында дәвам итте. Кичен бәйрәм салюты да була.

Бәйрәм уңаеннан ветераннарны хөрмәтләв алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Игелекле эшкуарлар хәтта аерым мәҗлесләр дә оештыра. Шуларның берсе Уфада үтте дә инде. Киң билгеле “Шәрык” радиосы директоры Сероп Бабаян, һәр елдагыча, быел да татар һәм башкорт халкының атаклы шәхесләрен, өлкән яштәге милләттәшләрне җыеп зур мәдәни программа күрсәтте һәм табын артына җыйды. Шул хакта татар шагирәсе Дилә Булгакова “Азатлык” радиосына менә ниләр әйтте.

“Бик матур бәйрәм булды ул. Бәйрәм өстенә бәйрәмне ямләде. Күренекле шәхесләребез, ветераннар Даян Мурзин, Нәҗип Асанбаев һәм башкалар чакырылган иде. Үзенчә бер “Йолдызчык” дип атадык бу кичәне. Шигерләр сөйләделәр. Артистлар чыгыш ясады. Бик күңелле булды”.

Башкортстандагы татар сәнгәткәрләре дә, Җиңү көне уңаеннан, үзләренең махсус консерт программаларын әзерләде. 9 май көнне танылган җырчы Айдар Гәлимов Уфаның бер мәйданында, ә Идрис Кәлимуллин җитәкчелегндәге эстрада төркеме башка бер мәйданда хәйриә консерты күрсәтте һәм ветераннарны солдат боткасы, “фронт” йөз граммы белән сыйлады.
XS
SM
MD
LG