Бу ике үзәк урамда юл хәрәкәте ябылуы – ветераннар колоннасының Ленин мәйданыннан Дан обелискына кадәр баруы аркасында иде.
Быел исә Обелиск янына ветераннар тарафыннан майның сигезендә үк – бәйрәм алдыннан чәчәк бәйләмнәрен кую чарасы оештырылды. Ә 9 май бәйрәм тантаналары халыкның яратып ял итә торган урыны - Яңа Венецкада сыйды.
Тантаналар 10 сәгатьтә Өлкә хакимияте каршындагы Ленин мәйданында губернатор Сергей Морозов чыгышыннан башланды.
Чыгышның эчтәлеге, нигездә, ветераннарга рәхмәт сүзләреннән һәм бөек Русиянең бөек киләчәгенә инану хисләреннән тора, дияргә дә була. “Безнең йөрәкләр бөек урыс иленең җиңелмәслегенә горурлык хисләре белән тулган. Бу Русиянең үлемсезлегенә нигез булып тора. Димәк, халык горурлыгы һәм урыс патриотизмы да үлемсез”, - диде губернатор.
Аннан соң ачык кабиналы УАЗ автомобильләре колоннасы узды. Моның мәгънәсе дә бик үк аңлашылып бетмәде. Элекке еллардагыдан аермалы буларак, Ленин мәйданыннан Дан обелискы мәйданына кадәр сугыш ветераннарын утыртып бару ихтыяҗы булмагангадыр инде – УАЗларда кораллы икешәр офицер гына басып уздылар. Шунлыктан халык өчен мондый йөрешнең мәгънәсе дә томанлы калды.
УАЗлар колоннасыннан соң, Ульян гарнизоны башлыгы урынбасары полковник Карамышев җитәкчелегендәге парадны Суворов училищесы кадетлары колоннасы башлап җибәрде. Аны 31 нче Һава-десант бригадасының зәңгәр беретлы хәрбиләре дәвам иттеләр һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм бу министрлыкның училищесы курсантлары тәмамладылар. Парад колонналары 1, 2, 3, 4 Украина, 1, 2, 3 Белоруссия, Ленинград, Балтыйкбуе фронтлары штандартлары астында уздылар.
Парадтан соң десантчылар төркеме Ленин һәйкәле ягыннан чыгып, Өлкә хакимияте бинасына каршы штурм тамашасы тәкъдим иттеләр, сугыш алымнары ягыннан үз осталыклары күрсәттеләр.
Свердлов исемендәге ял паркында “Минем хәрби юлдашларым” исеме астында ветераннар очрашуы булды. Теләүчеләргә “полевая кухня” ашлары тәкъдим ителде. Парктан ерак түгел, гадәттәгечә, хәрби техника күргәзмәсе оештырылган. Анда иске УАЗлардан алып, “Механический” дип аталган хәрби заводның заманча коралларына кадәр техника белән танышу мөмкин иде.
Шул ук вакытта Почтамт тирәсендәге мәйданда бәйрәм концерты барды.
Соңрак бәйрәмнең төп чаралары Ленин мемориалы тирәли урнашкан Ленинның 100 еллыгы мәйданына күчте. Анда җирле артистлар концерты 12 сәгатьтән соң башланды. Кичкә аларны Мәскәү артистлары алыштырачак, диделәр. Бәйрәм тантаналары исә, гадәттәгечә, ут бәйрәме – фейерверк белән тәмамлана.