Демократия һәм хезмәттәшлек институты дип аталган бу үзәкнең төзелүе турында игълан ителгәндә, аның төп максаты – Русиянең чит илләрдә абруен күтәрү, Кремль карашын дөньяга җиткерү, Америка һәм Европада демократия торышын тәнкыйтьләү диелгән иде.
Үзәкнең Нью Йорк бүлеге җитәкчесе, сәясәт белгече Андраник Мигранян Вашингтонда үткән матбугат очрашуында, без Гуантанамо төрмәсен йә Бушның күзләү програмын тикшерергә җыенмыйбыз, без бу илне Русиядәге проблемнарны чишү өчен өйрәнәбез, диде.
"Бездә иммиграция, интеграция өлкәсендә җитди проблемнар бар. Русия тагы да күбрәк милләтле, күбрәк динле була бара. – ди Андраник Мигранян. - Американың бу өлкәдә озын тарихы бар. Без бу мәсьәләләрнең монда ничек чишелүен белергә телибез."
Владимир Путинның 8 ел идарәсе вакытында Кушма Штатларның дәүләт департаменты, Freedom House, Human Rights Watch кебек төркемнәре Русиядәге кеше хокуклары һәм демократия торышын даими тәнкыйтьләп килде.
Бу оешмаларның хисапларын моңарчы гел кире кагып килгән Кремль, хәзер үзе дә сакланудан һөҗүмгә күчергә булды. Инглиз телендә Russia Today каналы һәм менә Демократия вә хезмәттәшлек институты төзелде.
Russia Today хөкүмәт акчасына эшләсә, үзәкнең нинди акчага эшләве билгесез. Мигранян үзәкнең Кремль хуплавы белән төзелгәнен таныса да, акчаның хөкүмәттән түгел, ә "төрле бизнес оешмалардан һәм Америка белән кызыксынган химаячеләрдән" килүен әйтте.
Шул ук матбугат очрашуында катнашкан Мәскәүдәге Американ Университеты президенты Эдуард Лозанский хөкүмәт акчасы турында сорау биргән американга, National Endowment оешмасы вәкиленә очып кунды.
"Белүемчә, National Endowment үзе дә нигездә американ хөкүмәте тарафыннан финанслана. Демократия институты да, Республикан институты да нәкъ шулай" ди Лозанский.
1970-нче елларда совет хөкүмәтен тәнкыйтьләгән өчен эшеннән куылган Эдуард Лозанский хәзер Русия дөрес юлдан бара дип инана сыман. "50 елданмы, 100 елданмы, Русия демократиягә барыбер җитәчәк, - ди ул. – Аңа кома чауламагыз гына."