Рим папасы Бенедикт XVI, гадәти кунаклар өчен каралган тәртипне бозып, американ президенты Джордж Буш һәм аның хәләл җефете Лаураны Ватикан бакчасында каршы алды. Аннары алар сөйләшү өчен изге Джон манарасына юнәлделәр.
Папа кунакларын гадәттә үзенең китапханәсендә кабул итә. Урта гасыр чоры манарасы махсус кунаклар өчен генә каралган.
Күрәсең, Бенедикт XVI Джордж Бушка аерым хөрмәт күрсәтеп, күптән түгел үзенә Ак Йортта күрсәтелгән хөрмәткә җавап бирергә теләгән.
Папаның Кушма Штатларга сәфәре аңа 81 яшь тулган вакытка туры килде. Аның туган көне 16 апрель көнне Ак Йортта 21 кораллы салют һәм 13500 кунак катнашында зурлап үткәрелде.
Рим папасы һәм американ президенты Гыйрак мәсьәләсендә төрле карашта булсалар да, күп кенә башка, бигрәк тә, әхлакый мәсьәләләрдә, алар бер карашта тора, абортлардан алып бер җенесле никахларга кадәр.
Буш үзенең диндарлыгын еш кына искәртеп тора. Папа аның бу гамәлен югары бәяли булса кирәк.
Бенедикт XVI белән очрашудан соң американ президенты Парижга килде һәм анда Икътисади хезмәттәшлек һәм тәрәрккыять оешмасында чыгыш ясады.
"Салкын сугышта җиңгән шикелле, хәзер без тагы да күләмлерәк сугышта җиңергә тиеш – идеялар сугышында. – диде Буш. – Бер якта цивилизациянең фундаменталь нигезләрен яклаучылар: фикер төрлелеген, намус иреклеген, зәгыйфьләрне яклау хокукларын."
Буш бу чыгышында Кушма Штатлар белән Европа Берлеге арасында хезмәттәшлекне ныгытырга, ислам экстремизмына каршы көрәштә бердәмлеккә чакырды.
Парижда ике көн калып Буш Франция президенты Никола Саркози белән дә очраша.
Европа сәфәре барышында американ президенты Словения, Германия, Италиядә, Франциядә булды. Алга таба аның Британия һәм Төньяк Ирландиягә баруы каралган.