Русиянең җыелма такымы Швециягә каршы өченче уенын үткәрә. Билгеле булганча, Испаниягә каршы беренче уенны Русия 4:1 исәбе белән оттырган, ә аннары Греция белән уйнаганда 0:1 исәбе белән җиңү яулады.
Бүгенге көндә Русия футболын Динияр Билалетдинов исеменнән башка күз алдына китерүе авыр. Бу татар егетенә 23 яшь кенә булуга карамастан, ул “Локомотив” такымында капитан вазифасын башкара. Нәтиҗәле һәм яхшы уены өчен Динияр 2004 елда Русиянең иң яхшы яшь футболчысы исеменә лаек булган иде. Хәзер ул Русиянең җыелма футбол командасында иң оста ярымсакчыларның берсе санала.
Динияр 1985 елның 27 февралендә Мәскәүдә туган. Әти-әнисе - Нижгар өлкәсе татарлары. Кайбер мәгълүматларга караганда, футбол яратуы ата-бабасыннан ук килә. Әтисе Ринатның футбол белән кызыксынуы олы улы Марат һәм урта улы Диниярга да күчкән. Диниярның энесе Данил исә фехтование белән профессиональ шөгыльләнә икән. Ринат Билалетдинов бүгенге көндә “Локомотив” футболчыларына алмаш әзерли, тренер булып эшли.
Бабасы Сәйяр әйтүенә караганда, Динияр бик тырыш һәм максатына ирешүчән, бу тырышлыгы аның татар милләтенә хас тырышлык. Динияр матбугат чараларына биргән әңгәмәләрдә үзенең татар булуын әйтеп килә. “Элегрәк татарча сөйләшә идем, даими аралашмагач тел онытыла. Мин үзем мәчеткә йөрмим, дуңгыз итеннән әзерләнгән ризыкларны ашыйм, бу начардыр да, әмма моңа карамастан мин үземне мөселман дип саныйм һәм Аллага ышанам”, дигән Динияр бер әңгәмәсендә.
Шулай ук Динияр татар халык ашларын да бик ярата һәм аеруча әнисе пешергән итле бәлешне яратып ашый икән.
Футбол уйнаудан тыш, Динияр Мәскәү дәүләт индустрия университетының машина төзү бүлеген тәмамлаган. Монда ул бертуган абыйсы Марат белән бергә бер төркемдә укыган. Динияр кечерәк булуына карамастан, мәктәпкә абыйсыннан иртәрәк барган. Шунлыктан мәктәпне дә алар бергә тәмамлап, югары уку йортына да бергәләп кергәннәр.
Европа беренчелеге алдыннан “Советский спорт” газетасы укучылары җибәргән сорауларга Динияр үз җавапларын биргән.
Максим исемле берәү, 2004 елда башта Греция “Евровидение” бәйгесендә җиңү яулады, ә аннары футбол буенча Европа беренчелегендә алдынгы булды. Бәлки командага Дима Биланны алыргадыр, дигән сорау биргән. Моңа исә Билалетдинов, музыка һәм футбол арасында бернинди дә бәйләнеш күрмим, дип җавап биргән. “Әлеге бәйге миңа ошамый. Хоккей һәм футбол чемпионатындагы җиңүләрне “Евровидение” бәйгесендәге җиңү белән чагыштыру урынсыз. Әйтик, мин Сычев, Торбинский, Самедовны бер такымга җыеп, ишегалды беренчелегендә җиңү яулап, Русия данын якладым дип йөрү белән бер дип уйлыйм. Гомумән бу бәйге һәм Биланның ул җыры ошамады. Олимпия чемпионы Евгений Плющенконың биеп торуы да, килешә торган гамәл түгел, дигән Динияр Билалетдинов.
Шулай ук монда Татарстанның “Ак барс” хоккей командасының баш тренеры Зинәтулла Билалетдинов белән Динияр арасында туганлык җепләргез юкмы дип сораучы да бар. Динияр сүзләренә караганда, алар хәтта таныш та түгел икән. Ул үзенең фамилиясен сирәк очрый торганнардан дип уйлап йөргән, тагын бер Билалетдиновны очраткач шаккаткан.