Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кантюковлар авылында бәйрәм узган


Билгеле якташлары арасында Рәфкатъ Кантюков та бар.
Билгеле якташлары арасында Рәфкатъ Кантюков та бар.

Башкортстандагы Стәрлетамак районы Кантюковка авылы 100 еллыгын бәйрәм иткән.

Башкортстандагы Стәрлетамак районы Кантюковка авылы 100 еллыгын бәйрәм иткән. Бу сала Наумов авыл шурасына керә. Стәрлетамактан 18 чакрымда урнашкан. Якында гына Уфа-Оренбур юлы уза. Авылда ике йөздән артык татар кешесе яши. Картлар авылның корылу тарихын төгәл белми икән. Тик алар аңа якынча 100 яшь, дип карар чыгарган.

Төмәннәр Төмәннән түгел

Авыл исемен шунда торучыларның күпчелеге йөртә. Кантюковлар – төмәннәр ыруы. Себердәге Төмән белән бутамагыз. Урысча аларны "темник" татарлары дип атыйлар. Шулай ук алар пенза татарлары, пенза мишәрләре, “ч” мишәрләр яки йомышлы (служилый) татарлар дип тә танылганнар. Кантюковкага нигез салган авыл кешеләре дә элек сәүдә иткән, тегермәннәр тоткан. 1917 елда бу авылда 35 йорт булган.

Билгеле якташлар туган авылларын онытмый

Кантюковкадан әйтик билгеле татар эшмәкәре һәм иганәчесе Рифкатъ Кантюков чыккан. Кантюков туган авылларга ярдәм итүче бердәнбер татар түгел. Әйтик Башкортстаннан чыккан җырчы Салават Фәтхетдинов туган авылы Аксәеткә, җырчы Алсуның әтисе Ралиф Сафин авылы Уяндыкка матди яки мәгънәви ярдәм күрсәтә.

Татарстандагы авылларны да аннан чыккан кешеләре онытмый. “Барс-медиа” хуҗасы Марат Гәрәев Татарстандагы Саба районы Олы Шыңар авылына, “Нур” ширкәтләре төркеме хуҗасы Мәннаф Сәгъдиев Биектау районы Әлдермеш авылына һәм башкалар туган авылларына терәк булып тора. Бу турыда матбугат даими язып тора. Тик һәр авылдан андый бай яки данлыклы кешеләр чыкмаган, яки чыкканнары арасында да үз авылын онытучылар да җитәрлек.

Авыллар турында җырлар

Тик шулай да, татар арасында туган авылга аерым хөрмәт хисе бар. Ул иҗатта да чагыла. Габдулла Тукай "Туган авыл" шигырен язган булган. Сүз исемсез бер җангы якын әйбер - авыл турында бара. Бүген исә билгеле якташлар үз авыллары исемен төгәл атап та җырлар яздырта. Шул ук Контюковка да, Әлдермеш тә. Аксәет тә, Шыңар да ул модадан читтә калмаган. Кайберәүләр андый җырларны түбән зәвыкъ эше, мактанчыклык дип таба. Ә кайберәүләр исә, авыл исемнәре кушылган җырларны бер милли тәрбия чарасы дип кабул итә.

XS
SM
MD
LG