Татар милли хәрәкәте ветераны, журналист, туган якны өйрәнүче Фазыл Вәлиәхмәтовның сак астында тотуны тагын ике айга озайттылар. Ул Казан тикшерү изоляторларының берсендә утыра. Былтыр декабрьдә үк тоткарланса да, аның нидә гаепләнүе әлегәчә диярлек билгеле булмады. Күптән түгел Азатлык Радиосы һәм Idel.Реалии кайбер мәгълүматларны таба алды. 70 яшьлек активист ни өчен бүген тикшерү изоляторында утыра соң?
Фазыл Вәлиәхмәтовны былтыр 5 декабрьдә алып киткәннәр. Ул көнне өендә зур тентү дә булган, ниндидер "яшерен китаплар" эзләгәннәр. Җәмәгатьчелеккә бу хакта Вәлиәхмәтовның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан язылган шигыре таралганнан соң быел гыйнвар башында гына билгеле булды. Азатлык Радиосында активистның Бөгелмә тикшерү изоляторыннан 25 декабрьдә кулдан язылган шигыренең күчерелмәсе бар. Шигырь ахырында "Фазыл Вәлиәхмәтов. Карабаштан. Бөгелмә төрмәсендә язылды. 25.12.2024" диелгән. Азатлык чыганаклары ул чынлап та Вәлиәхмәтов тарафыннан язылган дип белдерде.
Татарстан мәхкәмәләре сайтларында активист турында да берни язмадылар, картотекаларда аның исеме чыкмады. Вәлиәхмәтовның яклаучы адвокат бармы, СИЗОда аның хәле ничек, аның белән элемтә бармы - җәмәгатьчелек берни белмәде.
Берникадәр вакыттан соң "Мемориал" оешмасы Вәлиәхмәтовның нидә гаепләнүе турында язды. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, активист Русия армиясен кабаттан дискредитацияләүдә (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе 1нче бүлеге) һәм интернетта террорчылыкны аклауда (205.2 маддәнең 2нче бүлеге) гаепләнә.
Имеш, Вәлиәхмәтов 2023-2024 елларда Вконтактеда Украинадагы сугышка каршы биш пост чыгарган. Террорчылыкны аклауга маддәсенә килгәндә, активист Вконтактеда "Русия азатлыгы" легионының русияләргә мөрәҗәгатен урнаштыру белән бәйле диелә.
Азатлыкның Татар-Башкорт редакциясе ачыклаганча, Вәлиәхмәтовның бу постлары арасында Русинең Украинага һөҗүмен турыдан-туры телгә алмаган. Бер генә постта пенсионер "сугыш" сүзен кулланып, кешеләр, нигә сугышларда башкаларны үтерәләр, я үзләре дә үлә икән дип сораган.
Икенче бер постында хәзер мөмкинлекләр күп, кайда телисең шунда яшә, моның өчен шәһәрләр җимереп, дистәләгән мең кешеләрне үтереп, илләр басып алырга кирәкми дип фикер йөрткән.
"Idel.Реалии" мәгълүматынча, 205.2нче маддә нигезендә Вәлиәхмәтовка әлегә гаепләү белдерелмәгән - ул шикләнелүче статусында.
1 апрельдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Фазыл Вәлиәхмәтовны сак астында тотуны 2 июньгә кадәр озайтты.
70 яшьлек пенсионер гаебен танымый.
Фазыл Вәлиәхмәтов 1955 елның 14 мартында Бөгелмә районы Карабаш авылында туган. 1973-1975 елларда Германиядә Совет армиясенең танк гаскәрләрендә хезмәт иткән. Армиядән соң слесарь, электромонтер һәм хезмәт укытучысы булып эшләгән. Соңрак Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетын читтән торып тәмамлаган. 1991-2004 елларда Вәлиәхмәтов "Бөгелмә авазы" газеты хәбәрчесе булды.
Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.
1991 елда Татарстанның суверенитетын яклап һәм республикада Русия президенты сайлаулары үткәрмәү таләбе белән Ирек мәйданында ачлык тоткан кешеләрнең берсе.
Вәлиәхмәтов башлангычы белән Карабашта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре — карабаш-җәлилчеләр, шулай ук сәяси репрессияләр корбаннарына багышланган мемориаль комплекс төзелде, шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл куелды.
2004 елда Вәлиәхмәтов Һади Атласи исемендәге музей-китапханә ачты. Ул Дөнья татар конгрессы, Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте һәм Казан федераль университеты оештырган туган якны өйрәнүгә багышланган форумнарда һәм конференцияләрдә актив катнашты.
2018 елның апрелендә Вәлиәхмәтов Татарстан президентының Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе буларак рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук, ул Дөнья татар конгрессының "Татар халкы алдында күрсәткән хезмәтләре өчен" медале белән дә бүләкләнде.
Татар телендә китаплар чыгара, чишмәләр төзекләндерә, җырлар язып шуларга клиплар төшерә, теләгән кешеләрне парапланда очарга өйрәтә.
Ул беркайчан да татар теле, милләте өчен көрәшүен тукатмаlы. Шул хакта ул үзе "Көрәш дәвам итә, ысуллар гына үзгәрде", дип әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум