Мәгълүм булуынча, 10-20 август көннәрендә Казанда һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган ягы Кырлайда, Кушлавычта рәссамнарның иҗат җыены үтә. “Урман арты” симпозиумы дип аталган бу мәдәни чарага Башкортстаннан киң билгеле рәссамнар – “Чыңгыз хан” татар рәссамнары берләшмәсе җитәкчесе Вәсил Ханнанов, шулай ук Әнвәр Кашаев, Рәис Тукаев, Флүр Исмәгыйлев һәм Мидәт Мөхәммәтовлар бара.
Вәсил Ханнанов әйтүенчә, ул бу җыенга махсус татар рәссамнарын гына алган һәм аларның да нәкъ менә Тукай темасына ихлас иҗат итүчеләрен генә сайлаган.
“Татарстан сәфәренә без Чаллыдагы иҗатташ дуслар белән бергә барабыз”, ди Вәсил Ханнанов.
Вәсил әфәнде Казанга үзенең Тукайга багышланган берничә картинасын да алып барачагын әйтте. Аларны ул Казандагы Тукай музеена бүләк итәчәк.
Тукайның туган ягындагы илһамлы җыен тәмамлангач, 22 августта тагын мөһим бер чара башлана. Казандагы Сынлы сәнгать музеенда татар рәссамнарының “Урман арте” симпозиумы барышында иҗат ителгән картиналарыннан торган күргәзмә ачыла.