Анда Башкортстан Контроль-хисап палатасы башлыгы Кургузов әфәнде җитәкчелегендәге махсус комиссия оештырган тикшерү нәтиҗәләре игълан ителә. Шул белешмәдән күренүенчә, Радий Хәбировның кайбер милке чынлап та салым хисапларында күрсәтелмәгән булып чыга. Иң кызыгы шунда - әлегә махсус комиссия вәкилләре үзләренең айдан артык дәвам иткән эше йомгакларын Башкортстанның рәсми мәгълүмат чараларында җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итмәде, ә менә бәйсез интернет сәхифәсендә ул бар тулылыгы белән ачып салынган да инде.
Рәсми матбугатта Радий Хәбиров өстеннән тикшерү нәтиҗәләре игълан ителмәгәч, әле бу тикшерү һаман да барадыр кебек. Шул ук вакытта Радий Хәбиров турында соңгы көннәрдә бөтенләй бернинди мәгълүмат та юк. Бары тик аны “Бердәм Русия” фиркасенең Мәскәү үзәк идарәсе яңадан әгъзалыкка теркәгән икән дигән хәбәрләр генә таралып алды.
Мәгълүм ки, Радий Хәбировны “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге идарәсе июль аенда фирка әгъзалыгыннан чыгарган иде. Ләкин фирканең Мәскәүдәге үзәк идарәсе җитәкчелеге Радий Хәбировны яңадан әгъзалыкка алуы хакында белдергән. Бу исә Радий Хәбировны федераль үзәктә чынлап та яклыйлармы әллә, дигән сорауга этәрә.
Соңгы арада Радий Хәбировка карата Башкортстан рәсми матбугаты һәм телевидение-радиосы усал һөҗүмен дә туктатты. Моны кайбер аналитиклар Мәскәүдән күрсәтмә булгандыр дип фаразлый.