Буш администрациясе тәкъдим иткән яңартылган план өчен 263 конгрессмен уңай, 171 каршы тавыш биргән. План хуплансын өчен 218 тавыш та җитә иде.
Дүшәмбе көнне планның беренче өлгесе тавышка куелганда дистәдән артык тавыш җитми калган иде. Халыкта "салым түләүче хисабына банкирларны коткару" дип аталган планга, 200дән артык конгрессмен каршы тавыш бирде. Ихтимал, бер айдан үтәсе сайлауны искә алып.
Чәршәмбедә сенат планның яңартылган өлгесен тикшерде һәм кабул итте. Менә шуннан соң бу өлгенең вәкилләр пулатында раслануына өметләр туды.
Президентлыкка намзәтләр, икесе дә, икеләнеп торучы конгрессменнарга шалтыратып, аларны күндерү эшенә кереште.
Президент Буш та планның кире кагылуы гади американнарга сугачагын аңлатырга тырышты.
"Бу мәсьәлә Нью Йорк һәм Уолл Стрит мәсьәләсе генә түгел. – диде Буш. - Ул эшләүче кешеләргә кагыла. Алар үзләренең эшләре, акчалары, йортлары өчен борчыла. Вәкилләр пулаты аларның тавышын ишетергә һәм планны кабул итергә тиеш. Бизнеска ышанычны кайтарырга кирәк."
$700 миллиард долларлык коткару планы финанс киризисы нәтиҗәсендә көрчеккә терәлгән кредитлар системына җан өрер, аны кабат эшләтеп җибәрер дип көтелә.
Планның беренче өлгесе вәкилләр пулатында үтмәгәннән соң, аңа берничә үзгәреш кертелде.
Мисал өчен, эшкуарлар һәм бигрәк тә республиканнар күңеленә хуш килерлек берничә яңа салым ташламасы өстәлде. Барлыгы $100 миллиард күләмендә.
20 миллион чамасы урта керемле американны альтернатив минималь салымнан азат итергә вәгъда ителде.
Техас һәм Луизиана штатларында табигый казадан зыян күрүчеләргә $8 миллиард ярдәм биреләчәге әйтелде.
Шушы үзгәрешләр планның кабул ителүе өчен җитәрлек булып чыкты. Вәкилләр пулаты яңартылган планны кабул итте.
Президент Буш вакытны сузмыйча аңа шундук имзасын салды.
Шушы коткару планы Американың финанс базарын көрчектән чыгара алырмы, вакыт күрсәтер.