Идел буенда 1921-22 елларда булган ачлыктан татарлар, башкортлар аеруча күп үлә. Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре ачлыкны, үлемне Мәскәү тарафыннан аерым бер максат белән, Идел һәм Урал халыкларының сәяси, милли азатлык хәрәкәтен бастыру өчен махсус эшләде, бу – геноцид, дигән фикердә тора. Бөтендөнья төрки яшьләр берлегенең шәрәфле әгъзасы Тәлгать Әхмәдишин һәм татар халкының Милли Мәҗлес депутаты Фаикъ Таҗиевның җыелышта ясаган чыгышларында бу сорауларга беркадәр җавап бар иде. Менә аларның чыгышлары:
2006 елның ноябрендә Украина Югары Радасы 1932-1933 елгы ачлыкны украин халкына карата геноцид дип таныды. Соңрак бу фактны дөньяның тагын уннарча иле геноцид дип таныдылар. Шул ук чорда, 2008 елның июлендә, Русиянең БМОдагы вәкиле В.Чуркин бу мәсьәләне БМО Генераль Ассамблеясында карау өчен көн тәртибенә кертүгә каршы чыкты һәм моны ул еллардагы ачлыкта украиннар гына түгел, татарлар да, казакълар да, башкортлар да, руслар һ.б. халыклар да һәлак булган дип "нигезләде". Ләкин, БМОдагы Русия вәкиленең бу дәлиле украин халкына карата ачлык белән геноцид ясау фактын кире какмый.
Тарихта 1921-1922 елларда Идел буенда булып узган, шуның сыман ук коточкыч булган ачлык та билгеле. Безнең ышануыбызча, бу зур ачлык Мәскәү тарафыннан анык бер максат белән: Идел һәм Урал халыкларының политик активлыгын юкка чыгару өчен оештырылды. Билгеле булганча, XX гасырның 1910-20 елларында бу төбәктә татар һәм фин-угор халыкларының милли хәрәкәте югары активлыкта булган, алар төрки һәм фин-угор халыкларын кысуга каршы көрәшкәннәр.
СССР төзелгән вакытта Татарстан һәм башка Идел буе республикалары бу төбәк халыкларының үз ихтыярына ярашлы чын үзбилгеләнү мөмкинлеге алмадылар. Мәскәү чынлыкта Идел буе халыкларының милли хокукларын танырга ашыкмады. Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Совнаркомының татар телен дәүләт теле итеп тану турындагы беренче декреты 1921 елның 25 июнендә чыгарылган булса да, тулаем ачлык һәм репрессияләр аркасында аны тулы күләмдә тормышка ашыру мөмкин булмады. Чөнки ачлык халыкны зур күләмнәрдә юк итте. Ата-аналары күз алдында балалары үлде, балалар күз алдында ата-аналар хәлдән таеп егылды. Дәүләт башлыкларының алдан уйланган политикасы коточкыч афәт китерде, мондый хәлдә татар милләтенең үзбилгеләнеш өчен көрәше турында сүз дә алып барырга мөмкинлек калмады.
1920 елгы продразверстка гади халык массаларын хәерчелекнең соң чигенә җиткерде. Мәетләр ашау, кеше ашау кебек күренешләр барлыкка килде. 1921 елның көз азагында Татарстандагы кайбер районнарда яшәүче авыл халкының иркенрәк тормышлы төбәкләргә, мәсәлән Урта Азиягә күчеп китүе кискен рәвештә тыелды.
Идел буенда оештырылган ачлык һаман активлаша барган милли хәрәкәт проблемасын бер селтәнүдә чишәргә мөмкинлек бирде. Суверенлык хокуклары таләп итүче халыкларның үзләре бергә аларның политик активлыгы да тамырыннан корытылды.
Әлбәттә, ачлыклар аңа кадәр дә булып торган, ләкин элегрәк крестьяннар ике еллык игенне хәзинд тотканнар. Тик бу юлы, тулаем продразверстка аркасында, халыкның киләчәк тормышка өмете дә калдырылмады. 1921 елгы олы ачлыкның төп сәбәбе шуңа күрә бөтенләй дә корылыкта түгел иде.
“Продотрядлар”ның җитәкчеләре Мәскәү - Петроград якларыннан булганлыктан, кайсы халыклар яши торган авылларда аларның ашлыкны ничек “себергәннәрен” күз алдына китерү кыен түгел. Шуңадыр, ул ачлыктан бөтен халыклар кырылса да, рус белән чагыштырганда, татарлар арасында үлүчеләр бер ярым – ике мәртәбә күбрәк була”, дип язды 1992 елда “Нур” газетасында Чаллы ТИҮенең беренче рәисе, фәннәр кандидаты Гаяз Малихов. Идел халыкларыннан соңгы граммын да калдырмыйча тартып алынган авыл хуҗалыгы продукциясе иң беренче чиратта Мәскәүгә һәм Питербурга озатылган бит.
Тарихи хезмәтләрдә шундый саннар китерелә: “Башкортстан республикасының һәм Уфа губернасының халык саны ачлык елларында 650 мең кешегә (22%ка) кыскарды”. Чуашстан республикасы турында да аерым әйтергә кирәк. “1922 елның февраленә кадәр ачка интегүчеләр саны 595 мең чамасы тәшкил итте (850 мең халыктан!)”. Ә Мари-Элда “ачлыктан интеккән халык яздан ук инде күп урыннарда азык-төлек складларына һөҗүм итә башлады...”1921 елның июнендә генә дә Татарстан территориясендә ачлыктан 30 меңнән артык кеше һәлак булды. Кешеләр үлән белән генә тукланалар иде”. Мордовиядә “уннарча мең кеше үлде, аннан тыш, ачтан кырылу мордва халкының әхлагына, физик һәм психологик торышына коточкыч дәәрәҗ әдә тискәәре йогынты ясады”.
Идел буе республикаларындагы бу ачлыкның корбаннары саны Русия җитәкчелеге тарафыннан әлегә кадәр төгәл билгеләнмәгән.
Ачлыктан кырылуның күләме искиткеч зур булган. Татар халкын һәм башка Идел буе халыкларын тулысынча үлеп бетүдән күпмедер дәрәҗәдә АКШ, халыкара чит ил профсоюзларыннан килгән ярдәм коткарып калган.
Тагын бер нәрсә үзенә игътибар сорый. Татар халкының үз милли хокуклары өчен көрәшен тулаем ачлык оештыру белән сүрелдерә ул чактагы совет режимы тарафыннан нәтиҗәле эш алымы буларак кабул ителде. 1932-33 елларда Украинада һәм Казакъстанда халыкны ачтан кыру да татарларны буйсындыру тәҗрибәсен исәпкә алып, аларның үзбилгеләнешкә омтылу ихтыярын бастыру һәм бер уңайдан бу төбәкләрдә яшәүче җирле халыкларның санын киметү өчен оештырылган булган дип санарга нигез бар.
1921-1922 елларда Идел буенда булып узган ачлык татар һәм башка Идел буе халыкларына карата геноцид булып тора. Халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итеп, тоталитар режимның безнең халыкларны юкка чыгу чигенә китергән эш-гамәлләренә тиешле бәя бирүләрен сорыйбыз. Узган фаҗигаләргә шундый бәя бирү һәм булып узганнардан сабак алу безнең изге бурычыбыз ул.”
Соңыннан җыелыш карары белән әлеге чыгыш мөрәҗәгать буларак БМОга җибәрелде. Әлеге мөрәҗәгать буенча Таҗиев “Чирмешән районы, еллар һәм кешеләр” дигән китаптан да мәгълүматләр алган. Бу китаптан күренгәнчә, ул вакыттагы хәкимият кешеләренең ачлыктан үлүенә битараф “булмаган”. 1922 елның февралендә Татар Үзәк башкарма комитеты әгьзасы Әгъдәмов Чистай кантоныннан Казанга мондый нәтиҗә ясап хат яза:
“Ачлыктан газапланган халык арасында акылдан язу, ерткычлану, ата-ананың үз баласын суеп ашау очраклары күзәтелә. Кеше ашау торган саен күбәя, аеруча татарлар арасында. Татарлар үзләренең тарихи яктан артта калулары белән нәтиҗәсендә ачлыкка интегә, кеше ашау шуның белән бәйле...”, диелә анда.