Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иван Гущин: “Яңа бистә зиратына мәдәни мирас объекты статусы бирү — бәхәсле мәсьәлә”


Былтыр галимнәр һәм милли җәмәгатьчелек каберстанга милли пантеоны статусын бирергә һәм аны тулысынча мәдәни мирас объекты итеп танырга чакырган иде.

Казанның Яңа бистә зиратына мәдәни мирас объекты статусы бирү бәхәсле мәсьәлә, дип саный Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин. Бу хакта ул бүген хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

— Беренчедән, зират мәдәни мирас объекты режимына кушылганда реставрация чыгымнары өч тапкырга арта. Без тоткыннарга әвереләбез, шуңа да әйдәгез төзекләндерү эшләрен башкарыйк дим. Мәсьәлә зиратның статусында түгелдер, ә Арча зираты, Яңа бистә зиратындагы каберләргә тиешле игътибар җитеп бетмәүдәдер. Хәзер аны исемлеккә кертеп, шундук төзекләндерәчәкләр дип ялгышырга кирәкми. Бу мәсьәләгә өстән-өстән генә карау булып тора. Бәлки финанслар табып ремонт эшләре башкарыргадыр, чөнки исемлеккә кергән очракта кабер ташын реставрацияләү бәяләре башка булачак. Аның аерым механизмнары бар, проект документацияләре эшләргә кирәк. Биредә җирләнгән кешеләрнең туганнары белән килештерү дә кыен мәсьәлә. Каберне карап тотучы якыннары һәрвакытта да төзүчеләрне кертүгә әзер түгел. Бу катлаулы мәсьәлә, — диде ул.

Рәсми зиратны тулысынча дәүләт саклавына куюның максаты аңлашылмый ди. "Каберләр беркая да китмәячәк бит: кабер ташы, чардуган, аны саклый торган МУП "Ритуал" яки башка район оешмасы бар. Әмма мәдәни мирас объекты статусы бирү дискуссион мәсьәлә", ди ул.

Моннан тыш, Иван Гущин аерым каберләргә статус бирү дә бәхәс уята дип саный.

— Билгеле бер шәхеснең кабере федераль дәрәҗәдә, икенчесесенең — төбәк дәрәҗәсендәге статуска ия. Өченче кабердә танылган шәхес җирләнгән булса да, ул статуссыз булырга мөмкин.

2023 елда Казанда галимнәр, җәмәгатьчелек катнашында махсус резолюция кабул ителде. Анда Яңа бистә зиратына татар халкының күренекле вәкилләре милли пантеоны статусын бирергә һәм каберстанны тулысынча мәдәни мирас объекты итеп танырга чакырдылар.

Галимнәр фикеренчә, XIX гасыр—XX йөз башына караган кабер ташларын өйрәнеп, дәүләт тарафыннан саклана торган исемлек төзергә кирәк. Яңа бистә зиратын төзекләндерү, аерым мемориаль зона булдыру, туристик маршрут төзү, тышкы һәм дигитал навагация ясау да соралды.

Тарих институты хезмәткәре, кабер ташларын барлаучы Айдар Гайнетдинов "ел саен 10лап һәйкәл юкка чыга" ди. Аныңча, бу сан алга таба артачак кына.

— Ташлар җиргә сеңеп бетә. Кешеләр аларның өстенә басып йөри. Әгәр дә ауган һәйкәлләрне күрсәгез, аны бастырып куярга, инде ватылган булса, беркетергә кирәк, — дип сөйләгән иде ул.

Тарих институты галиме, Яңа бистә зиратын дәүләт тарафыннан саклауны алга сөрүче Айдар Ногманов әлеге каберстанга хокукый статус бирелергә тиеш дип саный.

Бүгенгә Яңа бистә зиратында нибары 18 һәйкәл генә мәдәни мирас объекты исемлегенә кергән. Cүз Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Фатих Амирхан, Бакый Урманче һәм совет чорының билгеле шәхесләренең кабер ташлары турында бара. Шул ук вакытта Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди һәм инкыйлабка кадәр яшәгән күп кенә күренекле шәхесләрнең һәйкәлләре дәүләт тарафыннан сакланмый.

Яңа бистә зираты — Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Ул 250 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле татар кешеләре җирләнгән. 230 еллык тарихы булган зиратта якынча 130-150 меңләп кеше күмелгән дип санала.

2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG