Болар кризиска каршы күрелгән чараларның кайберләре генә, әмма хезмәт кешесе өчен иң мөһиме булып тора. Чөнки, эш көне аз булып, автомобиль чыгару кимегәч, акча да аз була дигән сүз. КамАЗ моңа кадәр аена 5300 чамасы машина чыгарса, хәзер 4300 автомобиль җыю турында сүз бара. Бу – җитештерү 20%ка кими, дигәнне аңлата. Хәзер инженер-техник хезмәткәрләр атнасына 4 кенә көн эшли. Бу уңайдан
КамАЗның җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге баш белгече Фәһим Җиһаншин: “Бер яманның бер яхшысы була. Җомга көнне эшкә бармагач, мәчеткә җомга намазына йөри башлармын дип торам”, диде.
КамАЗның җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге баш белгече Фәһим Җиһаншин: “Бер яманның бер яхшысы була. Җомга көнне эшкә бармагач, мәчеткә җомга намазына йөри башлармын дип торам”, диде.