Казанда бераз вакыт авырып ятканнан соң, 77 нче яшендә Луиз Мирсәит улы Хафизов вафат булды.
Луиз абый танылган галим дә, җырчы да, язучы-шагыйр дә түгел иде. Әмма аны тар даирә кешеләре арасында таныдылар, белделәр. Бигрәк тә, Совет заманында, ул Күзәтү органнары арасында билгеле иде.
Азатлык радиосын соңгы вакытта тыңлап баручылар, Луиз абый белән әңгәмәләр ишетте.
Эш шунда ки, Луиз абый, үзенең фикердәшләре, дуслары белән, моннан 61 ел элек Татарстанның хәзерге Лениногорск районына кергән Сарабиккол (Әби) авылында, “Ленин юлыннан” дип аталган яшерен оешма оештыра. Әлеге яшьләр оешмасы Сталинга каршы баш күтәрергә җыена. Бу вакыйга Советлар чорындагы татар каршылык хәрәкәтенең бер күренеше буларак бәяләнергә хаклы. Луиз абый һәм аның фикердәшләре 1947 елда ук НКВД тарафыннан кулга алына.
Бу хакта, Азатлыкта соңгы вакыттагы якшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә махсус тапшырулар чыгып бара. Киләсесе тапшыру бу якшәмбедә була.
Ләкин, Луиз абый Хафизов, 1947 елда яшерен оешма оештырып, Сталин НКВДсы тарафыннан җәзаланса да, туктап калмый. Гомере буе үз теләгеннән тыш, хәрби хезмәттә булуына карамастан, ул СССР җитәкчеләренә, илне икътисадый үзгәртеп коруларга чакырып мөрәҗәгатьләр яза. Соңгы елларында ул, татар тарихына караган хезмәтләр язды. Алар Татарстан матбугатында басылып барды.
”Мәдәният һәм дала“ (Цивилизация и степь) дип аталган китабы 2004 нче елда басылып чыкты. Ул бу китабында төрки-татар мәдәнияте, тарихын сурәтли.
Луиз абый Хафизовның якын дусты, “Ленин юлыннан” яшерен оешманы оештыручыларның берсе, танылган журналист-мәгърифәтче Шәех абый Зәбиров: “Луиз, мөселман җәдвәле буенча, җомга киче башлангач, җан тәслим кылды. Җомга көнендә исә җиргә иңдерелде. Ислам буенча, җомга көн гүр ияләре булганнар җәннәткә керә,”- дип белдерде.
Амин, шулай булсын. Гомер буе милләт, халык дип яшәгән Луиз абыйның җаны бакыйлыкта тынычлык табыр, иншалла.