Анда өч милиция хезмәткәренә карата соңгы хөкем карары чыгарылды. Аларга карата Уфаның Киров районы мәхкәмәсе быел 17 июньдә үк хөкем карарын чыгарган иде инде. Әмма гаепләнүчеләр Башкортстан югары мәхкәмәсенә кассация шикаяте белдереп мөрәҗәгать итте. Менә 4 айдан артык вакыт үтүгә бу эш, ниһаять ябылды – Киров районы мәхкәмәсе карары үз көчендә калдырылды.
Утырышны алып баручы судья хөкем карарларын игълан итте. Аларга караганда, Благовещен шәһәре эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные, милиция лейтенанты Айдар Гыйльвановның, Җинаять кодексының 286нчы маддәсе нигезендә, 4 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәге әйтелде. Шулай ук тагын ике милиционерга карата шартлы рәвештәге хөкем карары чыгарылды. Милиция майоры Олег Шапеев 1 елга, ә милиция капитаны Вил Хәмәтдинов 3,2 елга шартлы рәвештә хөкемгә тарттырылды.
Шулай итеп, инде дүрт елга якын дәвам итүче мәхкәмә тикшерүләре тирәсендә “боз” кузгала башлады. Элегрәк тә Благовещен шәһәре эчке эшләр бүлегенең ике хезмәткәренә карата шартлы хөкем карары чыгарылган иде.
Мәгълүм булуынча, Благовещендагы “чистартуларга” фатыйха биргән милиция югары җитәкчеләре эшен тикшерү аерым карауга бүленгән иде. Моңа республика прокуроры Сергей Хуртин ризасызлык белдерде. Аның фикеренчә, бу югары милиция хезмәткәрләрен аклау максатында, эшне сузу өчен махсус эшләнә.
Благовещен шәһәре эчке эшләр бүлегенең элекке башлыгы Илдар Рамазанов һәм тагын берничә югары хезмәткәр әле дә иректә кала. Рамазанов, үз эшен тикшерүдә хокук бозулар бар дигән сылтау белән, барлык тикшерү кәгазьләрен прокуратурага кире кайтаруны таләп итте. Шуннан соң ул үзенең тагын бер мөрәҗәгатен тапшырды. Анда ул Башкортстан прокуратурасының үз эшен тикшерүче барлык хезмәткәрләрен алмаштыруны таләп итте. Моны ул республика прокуроры Сергей Хуртин белән шәхси мөнәсәбәтләре бозылуга бәйләп аңлатты.
Исегезгә төшерәбез, Благовещен шәһәрендә 2004 елның декабрендә узган милиция “чистартулары” барышында 350ләп кеше зыян күргән иде. Аларның күпчелеге авыр яралар алды, кайберләре гарипләнде, дип хәбәр ителде.
Башкортстан эчке эшләр министры Рафаил Диваев бу атнада вазыйфасыннан алынды. Мәскәүдән килеп тикшерүләр үткәргән махсус комиссия аның Благовещен вакыйгаларында да башбаштаклыкка юл куйганлыгын ачыклаган.