Якшәмбе кичендә карлы-яңгыр явып торуга карамастан, Казанның үзәк стадионы тулы иде. Бу чемпон кубогы тапшырылачак уенга күпләрне бушка керттеләр. Русия чемпонатының 28-нче туры кысаларында “Рубин” Чечняның “Терек” командасы белән уйнады. 3:1 исәбе белән “Терек” отты.
Грозный командасына җиңелгәннән соң алтын майка кигән Татарстан футболчыларының кәефләре кырылмаган иде. Чөнки аларның төп максаты- Русия чемпионы исемен алу- алдарак тормышка ашты. Кубок тапшырганда Мутко стадионга җыелган тамашачыларга мөрәҗәгать итеп: “Сез бүген Русиянең футбол башкаласының Казанга күчү шаһиты булдыгыз”,- дип тәбрикләде.