Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомали пиратлары – ярлы илдә каһарманнар


Сомали пиратлары Кения мәхкәмәсендә
Сомали пиратлары Кения мәхкәмәсендә

Сугыш туктамаган Сомалида халык фәкыйрьлектә яши. Пиратлар диңгез көймәләрен басып, зур акчалар казана.

Берләшкән милләтләр оешмасы чәршәмбедә бәян иткән хисапка караганда, шушы елда гына Сомали пиратлары йолым акчалары җыеп, $25-30 миллион эшләгән. Чын икътисады булмаган ил өчен зур акча.

Соңгы 10 ай эчендә алар барлыгы 65-ләп йөк көймәсен басып алган. Узган шимбәдә аларның ятмәсенә дөньяда из зур танкерларның берсе, $100 миллион күләмендә нефть төягән согуд көймәсе эләкте.

Бу хәбәр күп кенә илләрне пошаманга салды. Шул исәптән, Кушма Штатларны да.

"Бу халыкара мәсьәлә. Моны бер ил дә ялгызы хәл итә алмый. - ди дәүләт департаменты сүзчесе Шон Маккормак. – Гәрчә, бу төбәктә Һиндстан, Русия, НАТО һәм американ көймәләре бар."

Сишәмбедә Һиндстан хәрбиләре пиратларның бер көймәсен батырды-батыруын. Ләкин бу бер аерым очракны җиңү дип атап булмый. Ул бары тик хөкүмәтләрнең килешеп эшли алмавын күрсәтте.

Пиратлар Сомалидан алып Кения ярларына кадәр зур киңлектә хуҗаларча хәрәкәт итә, көймәләрне басып ала, андагы кешеләрне тотык итеп ала һәм акча таләп итә. Бу суларга кереп йөрүче хәрби көймәләр ярдәмгә бик ашыкмый.

Моңарчы хөкүмәтләр пиратлар белән сөйләшүне көймә хуҗаларына калдырып килде. Хөкүмәтләр һөҗүмгә барырга теләмәгәч, хуҗалар акча түләргә мәҗбүр. Озак вакыт сатулашканнан соң, алар килешенгән акчаны боралактан суга ташлап китә.

Нәтиҗәдә көлкеле вазгыять – хәзерге вакытта Сомали ярлары буенда пиратлар эләктергән 17-ләп йөк көймәсе тора. Анда барлыгы 300-ләп тотык, пиратлар белән бергә, бер көймәдә, айлар буена сатулашу нәтиҗәсен көтеп яши.

Танклар төягән украин көймәсе пиратлар кулында

Аның каравы, бер яманның бер яхшысы дигәндәй, миллионлаган доллар акча үзенекен итә. Пиратлар яшәгән төбәктә тормыш җанлана башлаган. Аш пешерү, сәүдә урыннары ачылган.

CNN хәбәрчесе әйтүенә караганда, илнең башка урыннары белән чагыштырганда, җир белән күк арасы. Шуңа күрә, пиратлар илдә каһарман санала. Шимбә көнне басып алынган согуд танкеры офыкта күренгәч, яр буендагы халык бәйрәм итергә тотынган.

Бу үзе генә дә илнең нинди хәлдә икәнен күрсәтә. БМО хисабына караганда, ел башыннан мохтаҗлар саны 77%-ка арткан, 1.8 миллионнан 3.2 миллионга җиткән.

1991 елда диктаторны бәреп төшерегәннән соң, кыр командирлары үзара сугыша башлады. 2004 елда көч-хәл белән һәм БМО ярдәме белән хөкүмәт төзелде. Әммә ул хәзер исламчыларга каршы көрәшү белән мәшгуль.

Белгечләр әйтүенчә, пиратчылык – Сомалида чагыштырмача яңа кәсеп һәм ул балыкчылардан башланган. Чит ил балык тоту көймәләре Сомали суларына рөхсәтсез кереп балык тотканда, Сомали балыкчылары аларны камауга алып, түләтә торган булган.

Балыкчыларга бу ошап киткән, күрәсең, кораллы сугышчылар белән берләшеп, алар моны кәсепкә әйләндергән. Хәзер алар яхшы коралланган, җиһазланган. Күзләү өчен радарлары, Согуд көймәсе кадәре "эре балыкны" йөзләгән чакырым үз ярларына тартып китерү өчен махсус көймәләре бар. Бу "балык" тирәсендә сатулашу дәвам итә.

Кулга алынган согуд көймәсе

XS
SM
MD
LG