2025 елга Америка дөньяның сәяси, икътисади һәм хәрби өлкәдә алдынгы иле булудан туктаячак. АКШ күзләү шурасы әзерләгән хисапта Америка өчен шундый аяныч нәтиҗә ясалган.
Кушма Штатларның күзләү шурасы (U.S. National Intelligence Council) әзерләгән 121 битле документ "2025 глобаль тенденцияләр: үзгәргән дөнья" дип атала.
Хисапта әйтелгәнчә, ике дистә елдан дөнья танымаслык булып үзгәрәчәк: байлык мәгъриптән мәшрикъка күчәчәк, дөнья икътисадында яңа куәтләр барлыкка киләчәк, гайре-дәүләти затларның йогынтысы артачак.
Кушма Штатлар бердән-бер көчле уенчы булып калса да, аның куәте, шул исәптән, хәрби куәте дә кимиячәк. Долларның абруе төшәчәк, ул "тигезләр арасында беренче" булып калачак.
Шура фаразына караганда, киләчәк дөнья бер йә ике котыплы булмаячак. Чөнки яңа куәтләр барлыкка киләчәк – Кытай һәм Һиндстан. Күп өлкәләрдә Кытай Американы куып тотачак.
"Алдагы 15-20 елда Кытай белән тиңләшер илләр сирәк булачак. Хәзерге үсеш дәвам итсә, 2025 елга Кытай дөньяның икенче икътисады, беренче хәрби куәте һәм бәлки иң күп ягулык сатып алучы, тирә якны тагы да ныграк пычратучы ил булачак."
Американың күзләү шурасы хисабына күрә, Һиндстанда да икътисади үсеш дәвам итергә ошаган. Әммә, байлар белән ярлылар арасындагы упкын анда сәяси мәсьәләгә әйләнә ала.
Американың күзләү шурасы мөселман дөньясының өч илендә әүзем үсеш фаразлый: Индонезия, Төркия һәм Иранда.
Ирандагы сәяси һәм икътисади реформалар, уңай инвестиция шартлары белән бергә тиз арада җитди үзгәрешләргә китерә ала.
"Бу очракта икътисад тиз арада күтәрелеп китәчәк. Иранның әлегә күренмәгән, дөньяга киң карашлы, укымышлы урта сыйныфы аякка басачак."
Берүк вакытта белгечләр Якын Көнчыгышта атом коралы ярышының көчәюве, күпләп үтерү коралының террорчылар кулына эләгү ихтималы турында кисәтә.
"Алдагы 15-20 елда бу төбәкнең берничә иле, Иранга ияреп, атом коралы булдырырга тырышачак. Бу төбәктәге көндәшлекне арттырачак, өстәмә куркыныч тудырачак."
Нәтиҗәдә, дөньяда атом илләре арткан саен, аларга һәм террорчыларга ярдәм итергә теләгән илләр саны да артачак.
Шура хисабында әйтелгәнчә, Русиядәге оешкан җинаятчелек Көнчыгыш һәм Үзәк Европа илләренә таралырга мөмкин.
Тирә-юнь мохиткә килгәндә, дөньяда җылыну дәвам итәчәк, нәтиҗәдә чиста су һәм азык-төлек кытлыгы туырга мөмкин. Кеше санының тагын миллиард ярымга артуын искә алганда, бу төбәкара низагларга китерә ала.
Кушма Штатларның күзләү шурасы мондый хисапларны һәр 4 ел саен, яңа президент өчен әзерли. Барак Обама үзенең вазыйфасына 20 гыйнварда керешә.