Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар Асадуллаев йортын татарга бирүне сорый


Русия Ислам мирасы исемле иҗтимагый хәрәкәт президент Дмитрий Медведевка һәм премьер-министр Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп Мәскәүдәге Асадуллаев йортын шәһәр татарларына бирүне сорады.

1914 елда күренекле татар кәсепчесе Шәмси Асадуллаев һәм бакша татар кәсепчеләре акчасына төзелгән, әмма хәзер президент идарәсе карамагындагы бу тарихи йорт узган 5 елга Мәскәү татар милли-мәдәни мөхтәриятенә кулланышка бирелгән иде.

Тиздән бинаны куллану килешүенең мөддәте чыкканнан соң мөхтәриятне аннан чыгару мөмкинлеге туа.

Русия Ислам мирасы татарлар төзегән бу йорт барлык мөселманнарга да хезмәт итте дип Асадуллаев йортының тарихын искә алып аны Мәскәү татарларына калдыруны сорый.
XS
SM
MD
LG