Террорчыларның шәһәргә җиңел генә үтеп керүе халыкта ачу хисләре уятты. Һөҗүмнәрне алдан кисәтә алмаган өчен алар эчке эшләр министрын гаепли. Патил канлы вакыйгалар өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр булуын әйтеп, урыныннан китүен белдерде.
"Бу котычкыч. Мин моңа ышана алмыйм. – ди Мумбаида яшәүче эшкуар Яиш Воһра. – Иртәгә нәрсә булыр, мондый хәлләр хәзер һәр сәгаттә, һәр урында була ала."
Рәсмиләр әйтүенә караганда, шәһәрнең берничә урынына ясалган һөҗүмнәрдә ни бары 10 сугышчы катнашкан. Шуларның тугызы үтерелгән, берсе кулга алынган.
Чәршәмбедә башланып 60 сәгать дәвам иткән бәрелешләрдә, соңгы мәгълүматларга караганда, 174 кеше һәлак булган, 200-ләбе яраланган.
Һиндстан рәсмиләре Мумбаига һөҗүм иткән ислам сугышчылары күрше Пакстан белән бәйле дип саный. Пакстан катышы булуын кире кага.
Һиндстан җитәкчелеге Пакстан хөкүмәтен әлегә гаепләмәде, - ди Пакстан тышкы эшләр министры Мәхмүт Көрәши. - Алар бары тик бу төркемнең Пакстанда эзе булырга мөмкин дип шикләнә. Андый мәгълүматлары булса, без аларны безгә бирергә сорадык."
Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны башта моңарчы билгесез Декан мөҗәһетдиннәре исемле, ягъни Һиндстанның мөселман төбәкләре белән бәйле төркем үз өстенә алды дип хәбәр ителгән иде.
Әммә Һиндстанның иминлек хезмәтләре, бу сугышчылар Пакстандагы Лашкар-ә-Тәүбә оешмасы белән бәле ди. Пакстанның үзендә бу оешма 2002 елда тыелган иде.