Аның көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны премьер-министр урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев ачты һәм алып барды.
Узган айларда, телгә алып үтелгән канунның үтәлеше барышын тикшерү өчен, Туймазы һәм Бәләбәй районнарында, шулай ук Октябрьский шәһәрендә комиссия әгъзалары берничә сәфәрдә булган. Андагы тикшерү нәтиҗәләре буенча Башкортстан мәгариф министры урынбасары Артур Сурин мәгълүматлар бирде. Аның сүзләренчә, шушы төбәкләрдә башкорт теле санга сугылмый, анда күп язулар рус телендә генә языла, вокзалларда һәм автовокзалларда да белдерүләр фәкать урыс телендә генә яңгыратыла икән. Октябрьский шәһәре Татарстанга чиктәш шәһәр. Анда күпчелек халыкны татарлар белән руслар тәшкил итә. Шулай да анда соңгы елларда башкорт рухын сеңдерү өчендер инде, республикакүләм “Курай бәйгесе” оештырылып килә. Әле Уфада үткән киңәшмәдә дә вице-премьер Илдус Илишев “Октябрьский шәһәре безнең форпост ул, - дип белдерергә ашыкты. – Шунда башкорт укытучылары җитми”.
Башкорт районнарына да җитмәгән башкорт укытучыларын татар районнарына ди табу җиңел эш түгелдер инде анысы.
Телләр турындагы Канунны тормышка ашырудагы кыенлыклар турында сөйләү белән беррәттән Илдус Илишев мәгарифтәге милли компонентны бетерү тирәсендәге шау-шуга да тукталды. “Без бу гамәлгә кискен каршы чыгабыз”, дип белдерде Илишев әфәнде.
Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Илдус Илишев күпчелек халкын татарлар тәшкил итүче Туймазы һәм Бәләбәй районнарында, шулай ук Октябрьский шәһәрендә башкорт телен киң җәелдерү өчен шушы төбәкләр хакимиятләре башлыкларына өстәмә бурычлар йөкләтте һәм, ярты елдан соң, алар эшләнгән эшләр турында хисап тотарга тиеш, диде. Моңа кадәр башка саф татар районнары башлыклары, утлы табада тотылганнан соң, аларда башкорт телен куллану даирәсе киңәйгән иде. Мисал өчен, гел татарлар гына яшәгән Дүртөйле районы үзәгендә өр-яңа башкорт гимназиясе төзеп куелды. Хәзер анда татар балалары саф башкорт телендә белем ала. Чират хәзер башка татар районнарына да җитте.