Өлкә һәм шәһәр башлыклары, вәкаләтле органнар рәисләре һәм федараль инспектор кул куйган тәбрикнамәдә өлешчә болай диелә: “Төбәгебез өчен 2008 ел ярыйсы гына уңышлы булды. Өлкәнең социаль-икътисади үсешендә алгарышка нигез салынды. Гаилә елы истә калырлык вакыйгаларга бай булды. “Таза яшәү рәвеше елы” – 2009 ел эстафетаны кабул итә. Бу уңышлар өлкәбездә яшәүче һәркемнең тырышлыгы нәтиҗәсе.
Моңа кадәр буш яткан авыл хуҗалыгы җирләре кулланышка кертелде. Беренче мәртәбә миллион тонна ашлык җыюга өлгәштек. Идел аша олуг күпернең 25-нче торыгы урнаштырылды. Киләсе елда аны ачу тантанасы көтелә. Шул ук вакытта элек дан тоткан ДААЗ, УАЗ кебек ширкатьләрнең хәлләре мактанырлык түгел. Кризиска каршы көрәш максатыннан төрле тармаклар буенча 8 штаб булдырылды”, диелгән тәбрикнамдә.
Ләкин, ләкин… Өлкәнең Кануннар чыгару җыелышы Өлкә бюджетына төзәтмәләр кертеп, аны кабул итә алмый интегә. Элегрәк кабул ителгән 2009 ел бюджеты вәзгыятькә туры килми. Декабрьдә бу мәсьәлә буенча 3 утырыш узуга карамастан, бюджетның керем өлешен үзгәртмичә, ашык-пошык кабул ителгән иде инде ул. Моның сәбәбе – төзәтмәләрне соңрак та кертү мөмкинлеге булганга, дип, федераль программа нигезендә ярдәм алып өлгерү иде. Ләкин, “Симбирский курьер” газетасы нигезләвенчә, хәзер кабул ителгән бюджет варианты да Мәскәү ярдәмен тоткарлый. Ә гомер бакыеннан бирле “имүче” төбәкләр рәтендә тамыр җәйгән өлкә ярдәмсез калса, аның 2009-елдагы хәлләрен күз алдына китерү дә кыен, диләр сәяси күзәтүчеләр.
Өлкә хөкүмәтенең кайбер министрлары һәм районнар башлыклары губернаторның күрсәтмәләрен үтәргә ашыкмыйлар икән. Аларга эштән китәргә туры килмәгәе. Бу турыда Сергей Морозов махсус оештырылган утырышта белдерде. Хәер, түрәләр отставкага китәме-юкмы – барыбер “номенклатурный товарищларга” урын табылыр, анысы. Ә менә гади халык отставкалырсыз да эшсез кала башлады. Мәскәү даирәләре ышандыруынча, әлегә кризис башланмады, ул 2009 елда гына “тешен күрсәтә” башлаячак. Ә менә Сембер һәм Мәләкәс калаларындагы ширкатьләрдә кыскартулар, шулай ук 3 яки 4 көнлек эш атнасына күчерүләр башланды да инде…
Бәйрәмнәр алдыннан менә шундый бәйрәм кәефенә туры килеп бетмәгән күзәтүләр тәкъдим итәргә туры килә бит әле.
Хәер, кем – нинди кәефләр кичерә бит… Гөнаһсыз чечен кызы Эльза Кунгаеваны вәхшиләрчә үтергән генерал Юрий Будановның кәефе югары. Аны, төрмәдә утыру вакытын кыскартып, иреккә чыгару турында күп гозерләр булган иде инде. Шул исәптән элекке губернатор Владимир Шаманов та бу яктан тырышып карады. Ләкин нәтиҗәсез булып килде.
Бу мәсьәлә буенча 24-декабрьдә узган 4-нче мәхкәмә утырышы аны вакытыннан элек азат итәргә карар кылды. Карарны тыңлагач, Буданов: “Мин амнистиягә шикләнмәгән дә идем”, дип белдергән. Ләкин аның дуслары хәзер Чечен реакциясеннән куркалар, имеш. Мәсәлән, Евгений Демич сәяси конфликттан һәм Будановка һөҗүм ясауларыннан курка икән: “Аның төрмәдән чыгуына ук, үч алырга әзерләнүчеләр дә бар бит”, дигән ул.