Пәнҗешәмбедә президент мөнбәреннән ясаган соңгы чыгышында Джордж Буш американнарга 8 ел буе вөҗданы кушканча эшләгәнен сөйләде.
Яхшы көннәр дә, начар көннәр дә булды, әммә һәр көнемне мин Америка һәм аның халкы бөек дигән хистән рухланып яшәдем, диде ул.
Ләкин халык үзе Бушка андый югары бәя бирми. Американың 43-нче президенты вазыйфасыннан 1970-нче еллардагы президент Ричард Никсон чорыннан бирле иң түбән күрсәткеч белән китә.
2001 ел 11 сентябрь террор һөҗүмнәреннән соң Бушның абруе 90% чамасы булса, хәзер ни бары 34% тирәсе.
"Хәзер башкача эшләр идем"
13 минутлык хушлашу чыгышында Буш үзенең ике президентлык мөддәте вакытында бар нәрсәнең дә ул теләгәнчә генә шома бармаганын таныды. Ләкин ул американнарны да аның "кырыс карарлар" кабул иткәнен аңларга сорады:
"Бу урында миңа кадәр эшләгәннәрнең барысының да шикелле, минем дә чигенүләр булды. Мөмкин булса, кайбер нәрсәләрне хәзер башкача эшләр идем. Ләкин мин илебез мәнфәгатен күздә тотып, вөҗданым кушканча, дөрес дип уйлаганымны эшләдем. Бәлки, сез кайбер кырыс карарларым белән килешмисездер. Ләкин мин бу карыс карарларны теләп ясадым. Моның белән килешерсез дип өметләнәм."
Бушның президентлыгы кризистан башланды һәм кризис белән тәмамлана да. Сайланганына бер ел да булмады, 11 сентябрь һөҗүмнәре ясалды. Вазыйфасыннан киткәндә – 1930-нчы еллардан бирле иң тирән икътисад кризисы.
"7 ел террор һөҗүме булганы юк"
Президентлыгының, бәлки, төп эше – террорга каршы көрәш турында Буш болай диде:
"Әфганстан Талибанның Әл-Каидәне сыендырган, хатын-кызларга таш аткан илдән кызлары мәктәпкә киткән, террога каршы көрәшүче яшь демократиягә әйләнде. Гыйрак вәхши диктаторлык, Америка дошманыннан аның дустына, Якын Көнчыгыш йөрәгендәге гарәп демократиясенә әйләнде."
Бушның террорга каршы сугышына, Гуантанамо төрмәсе, башка илләрдәге яшерен төрмәләргә карата күп тәнкыйтьләр әйтелде. Тәнкыйтьчеләр аны Американың дөньядагы абруен төшерү, 11 сентябрьдән соң Америкага карата булган уңай карашларны юкка чыгаруда гаепли.
"Дошманнар кабат һөҗүм итергә әзер"
Үзенең соңгы чыгышында Буш андый тәнкыйтьчеләренә дә җавап сүзе тапты:
"Минем бу карарларым турында урынлы бәхәсләр күп булды. Ләкин аларның нәтиҗәләре турында зур бәхәс була алмый:
Америка җиренда менә инде 7 ел террор һөҗүме булганы юк."
Бер яктан бу дөрес булса, икенче яктан, дөньяның башка урыннарында террор гамәлләре киресенчә артты. Күп кенә илләрдә Америкага каршы хисләр көчәйде.
Хушлашу сүзендә Буш киләсе президент Барак Обамага киңәшләр тә бирде. Америка 7 ел элек белән чагыштырганда иминрәк булса да, террор һөҗүме куркынычы әле дә бар. Американың дошманнары сабыр һәм кабат һөҗүм итергә әзер, диде ул һәм киләсе президентны уяу булырга чакырды.
"Тагы да яманрак булыр иде"
Чынбарлыкта, фикер белешүләргә караганда, американнарның күбесен террор һөҗүме түгел, ә күбрәк эшчсезлек, пенсия, торак мәсьәләләре борчый.
Хәзерге вакытта Америка икътисады Бөек депрессия чорыннан бирле иң тирән кризис кичерә. Киләсе президент Барак Обама, кризиска каршы саллы чаралар күрелүгә карамастан, хәлләр яхшыра башлар алдыннан әле тагы да начараеп алырга мөмкин, дип кисәтте.
2000 елда президент Билл Клинтон үзенең хушлашу чыгышында "мин калдырган ил 2009 ел ахырында бурычлардан азат булачак" дигән иде.
Буш Американы 10 триллион доллар бурыч белән калдырып китә.
Икътисад өлкәсендә күрелгән чараларын яклап, Буш, бу чаралар күрелмәгән булса, хәлләр тагы да яманрак булыр иде, диде.
Хушлашу сүзенең ахырында, Буш президентлык өчен рәхмәтен белдереп, аны гөмеренең иң яхшы өлеше дип атады. Һәм президент мөнбәреннән төшеп читкә таба атлады.
20 сентябрьдә анда 44-нче президент Барак Обама менеп басачак.